Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ветеран салган йорт» проекты: Бөгелмәдә сугыш ветераннарын үзенчәлекле итеп искә алалар

Бөгелмә шәһәренең Подстанция микрорайонында Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алып, «Ветеран салган йорт» дигән яңа проект башлап җибәргәннәр. «Интертат» үзенчәлекле проект белән танышты. «Үлемсез полк» акциясе дә кечкенә генә инициативадан башланган. Кем белә, бәлки киләчәктә бу башлангыч та зур проектка әйләнер? 

news_top_970_100
«Ветеран салган йорт» проекты: Бөгелмәдә сугыш ветераннарын үзенчәлекле итеп искә алалар
фотолар Ольга Маханьконың шәхси архивыннан алынды

Быел Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итәбез. Дәһшәтле сугыш елларын үткән ветераннарыбыз да елдан ел кими бара. Бөгелмә шәһәренең Подстанция микрорайонында, Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә алып, «Ветеран салган йорт» дигән яңа проект башлап җибәргәннәр.

Бөгелмә шәһәренең 8 нче төп гомуми белем бирү мәктәбенең Николай Барышев исемендәге «Чыганак» (школьный музей «Истоки» имени Николая Андрея Барышева) туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Ольга Маханько моңа көчен дә, вакытын да кызганмый. Ольга Николаевна Бөгелмә муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр туризмы станциясендә методик бүлек мөдире дә булып тора. Ул озак еллар буе мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, музей эшчәнлеген дә алып бара.

Ольга Николаевна чыгышы белән Бөгелмәдән. Педагогия институтына укырга керә алмагач, кире Бөгелмәгә кайтып пионервожатый булып эшли башлый. «Булачак иремне армиягә озаттым. Аны өч ел көтү дәверендә Казан педагогия институтына укырга керү бәхетенә ирештем. Ирем кайтты, өйләнештек, аннары аны Венгриягә күчерделәр. Шулай итеп 1975 елда ирем белән Венгриягә китеп барырга мәҗбүр булдым. Дөрес, үземнең китәсем килмәгән иде», – дип сөйли башлады ул. 

Ольга Маханько ире белән 20 ел төрле төбәкләрдә яши: Кыргызыстан, Казахстан, Белорусия. СССР таркалгач, кире Бөгелмәгә кайтып төпләнәләр. «Без киткән елны ук елны мәктәптә музей ачылды. ТАССРның атказанган физика укытучысы якташыбыз Николай Андреевич Барышев турындагы мәкалә алып килделәр. Ул Бөгелмәдә туып-үсеп, Казанда белем ала һәм сугыш елларында Симферопольгә барып чыга. Шунда ул шәһәрне һәм театрны саклап калган «Сокол» дип аталган яшерен оешма җитәкчесе була. Безнең чыгарылыш укучылары, пионерлар Николай Барышев турында музей эшлиләр, хәтта Симферопольгә барып төрле экспонатлар алып кайталар. Хәзер музеебызда аның фотолары, кызына язган хатлары, сыйныфташына бүләк иткән рәсеме саклана», – ди музей җитәкчесе.

Туган ягына кире кайтуга Ольга Николаевна бик шатлана. Аның бөтен уе шул мәктәп музее белән бәйле була, шунда эшләргә хыяллана ул. «90нчы елларда бик күп музейлар юкка чыкты. 1995 елда Бөгелмәгә кайткач, шул музейның калдыкларын җыя, барлый башладым. Ул минем өчен намус эше иде. Минем пионерларым ясаган музейны торгызасым килде. Заманында чит илләрдән куналар күреп киткән музейны җанландырып, берәр яңалык өстәп эшләү иде ниятем», – ди ул.

«Минем намус эше»

Ольга Николаевнаның әнисе дә хөрмәткә лаек укытучы булган. «Аны бөтен подстанция белә иде. Башта бу мәктәпкә кайткач, минем исемем булмады, мине барысы да Роза Леонидовна кызы дип атыйлар иде. Әнинең авторитеты шулхәтле көчле иде», – дип искә алды ул.

Ольга Маханько музейны торгыза башлый, дөрес бу эш бик җиңел генә бармый. Аңа төрле кыенлыклар белән очрашырга туры килә. Музейның бар экспонатын кайнанасы йортына илтеп саклап кала ул. Үз акчасына ремонт ясата. Кечкенә генә лаборант бүлмәсеннән башланган музейга тора-бара янәшәдәге тагын бер сыйныф бүлмәсен бүлеп бирәләр.

«Юаш булсам да, су кебек мин, бөтен булган җиргә тулам. Менә шулай итеп эшләп киттек. Хәзер белеп алып, бөтен Подстанция миңа әйбер ташый. Кем нәрсә алып килә: кул эшләнмәләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары фотолары һ.б.күп нәрсәләр. Өендә кыйммәтле, бик иске әйберләр саклаучы кеше бар иде. Инде булган бөтен әйбер җыелып беткән кебек тоелганда, шул кеше музейга бик күп әйбер бүләк итте. Аның әтисе Берлинга хәтле барып җиткән. Аның сугыш байрагы фонында төшкән фотосын, гимнастерка, галифе һәм итекләрен алып килде. Бу итекләр Берлинда булып кайткан. Безнең хәзер шундый экспозициябез бар.

Музейның һәр почмагы, һәр экспонаты турында сәгатьләп сөйли алам мин. Мәсәлән, шул ук солдат котелогын гына алыйк. Без һәр экспонат турында проект ясыйбыз. Аны тасвирлыйбыз, нәрсә икәнен аңлатабыз. Бу әйбер турында мөмкин булган бөтен җыр, шигырьләрне табабыз. Видеога төшерәбез.

Музейга керү алдыннан безнең «тере газета»быз бар. Анда музейда эшләүче укучыларның, кешеләрнең фотолары эленеп тора. Балалар өчен бу газетага эләгү мәртәбә, шулай итеп кызыксынып тартылалар. Музей бүлмәсендәге һәр урын уйланып эшләнгән.

Күп конкурсларда катнашабыз, Казанга да барып кайттык. Фронтовик хатлары буенча «Сугыш алдыннан хат язам» номинациясендә икенче урынны алдык, – ди ул горурланып.

«Тарих пластик астында кала»

Хәзер Ольга Маханько «Ветеран салган йорт» дип аталган зур проект башлап җибәргән. Ул инде өч ел элек эшләнә башланган була, тик пандемия сәбәпле проектны тулысынча тормышка ашыра алмыйлар. «Бөгелмәнең Подстанция микрорайонындагы өйләрне рәтли, ремонтлый башладылар, күбесен кирпеч белән тышлыйлар. Тарих югала бара, безнең хатирәләр пластик һәм кирпеч астында кала. Балалар Подстанциянең ветераннар тарафыннан салынуын белсеннәр иде дигән теләк белән тормышка ашырыла башлады ул проект. Военкомат архивында эшләгән вакытта бик күп сугыш ветераннарының Подстанциядән икәнен күрдем», – ди ул.

Проектның асылы шуннан гыйбарәт: музей җитәкчесе кайчандыр ветераннар нигез салган, төзеп чыккан йортны ачыклый, шуның турында мәгълүмат җыя һәм бу хакта йортның хәзерге хуҗаларына, күршеләренә җиткерә. Шул рәвешчә, ветераннарның да кайчандыр типсә тимер өзәрдәй яшь ирләр булуын халыкка җиткерәләр, җирле тарих та саклана. 

Эзләнүләр, үзенең балачак хатирәләренә таянып, Ольга Маханько ирле-хатынлы сугыш геройлары Татьяна һәм Ирек Хәкимовлар турында «Теплый дом» дигән очерк та яза. Проект өчен күп кенә мәгълүматны «Подвиг народа» сайтыннан таба. Ольга ханым Подстанция микрорайонының ветераннар тарафыннан салынуын үз күзләре белән күреп үсә.

«Ветераннар кулы белән салынган һәр йортка элмә такта куйсак, бөтен районыбыз шул такталарда булачак. 1950 елда сугыштан кайткан кешеләргә биредә җир участоклары бирә башлаганнар. Шунда төзелеш башланган. 1954 елда мәктәп барлыкка килгәч, күп кенә авыллардан йортларын сүтеп, әлеге Подстанциягә күченеп килүчеләр күп булган.

Элек бит ветераннар геройлар булып саналмыйлар иде, медальләрен дә такмыйлар иде алар. Ә бит аларның күбесен сугыш афәте, яралары аннан кайткач та җибәрмәгән. Мәсәлән, минем әтиемнең 42 яшендә гангрена башлангач, 4 тапкыр аякларын кистеләр. Хәзер 70 яшемдә генә мин 42 яшьлек кешенең никадәр көчле дә, дәртле дә булуын аңлыйм, ә аңа инвалидлар арбасына утырып, агач кисәге белән төртеп йөрергә туры килгән.

Безнең балалар моны белми бит, бераздан сөйләргә кеше дә калмаячак. Әти бервакытта да авыртудан кычкырмый, ә сугыш җырларын җырлый иде, менә шулар хәтеремә мәңгегә уелып калды. Аларның барысын да яттан беләм мин», – ди ул.

Ольга Николаевна күңелендә йөрткән проект идеясе белән башта сыйныфташлары белән бүлешә. «Минем сыйныфташларымның күбесенең әтиләре сугышка катнашкан, шуңа алар белән киңәшләштем. Үзләренең йортларында менә шундый такта эленеп торуына каршы килмәсләрме дип белештем.

«Ветеран салган йорт» проекты нигезендә эшләнгән такталарда сугыш ветераны, йортның салына башлаган елларда эшләнгән фотосы куелган, адресы һәм йорт төзелгән елы язылган. Дөрес, бөтен кешедә дә йортның иске фотолары булмады, шуңа күрә сугыш героеның нәсел дәвамчылары фотоларын да куярга булдык.

Башта тактаның размеры һәм аны нәрсәдән ясау проблемасы килеп туды. «Ветеран салган йорт» проекты элмә такталарын А3 форматында ламинировать итеп ясаттым.

Әлегә шушы тактага каршы килүче кешеләр булмады. Менә аны ничек элеп куялар, озаккамы, әллә бәйрәмгә генәме – анысы инде тулаем хуҗалар карамагында», – дип аңлатты Ольга Николаевна.

Музей җитәкчесе боларны барысын да үз кесәсеннән түли. Берәүдән дә акча сорамый, аннан яхшысынмый да. «Барысын да үз акчама эшләттем. Бер такта 150 сумга төште. Эшләгәндә моңа акча бүлеп бирә алам әле. Аннан да кыйммәт булса, авыр булыр иде инде, монысын ничек тә тартам», – ди ул үзе.

Хәзерге вакытта Подстанциядә яшәгән 77 кешенең портреты җыелган. «Ветеран салган йорт» проекты әлегә бер кечкенә өлешне генә  – Тургенев һәм Космодемьянская урамнарының бер өлешен генә алып эшләгән. Алар моның белән генә чикләнергә җыенмый.

«Бөтен булган 77 кеше турында да шундый элмә такта ясау нияте бар. Без ветеран салган йортка элмә такта гына элмибез, ә шул каһарманнар турында да сөйләп чыгабыз. Бер баруда 6 адресны йөреп чыктык, бу күп икәнен аңладык. Әле болары янәшәдә, якын-тирә генә иде. Ә менә 8 нче сыйныфлар белән икегә бүленеп киттек. Бер адреска алар үзләре барып әңгәмә корып кайттылар, моны горурлану хисе белән әйтәм.

Хәзер миңа Солтания исемле кыз булыша, видеоларны монтажлап бирә. Ул кыз минем өчен язмыш бүләге инде. Озак уйланып, хыялланып йөрсәң, ул әйбер синең каршыңа үзе үк килеп чыга бит. Хәзер без үзләренең бабалары турында фактлар җыйган балаларны да фотога төшерә башладык. 9 нчы майга тәрәзәләребезгә җиңү әләме фонында герой бабалары фотосын һәм аларның нәсел дәвамчылары белән төшкән фотоларын эләчәкбез», –  ди ул.

«Ветеран салган йорт» проекты сугыш ветераны Камил Хәсәнов төзегән йортта да кунак булып киткәннәр. Бу хакта ветеранның кызы Зәмһәрия апа сөйләде. 

«Минем әтием 1926 елгы. Ул башта Суслонгерга эләгә, аннан Балтыйк буе фронтында атучы булып хезмәт итеп, яраланып кайтты. Аэропортта янгын сүндерүче хезмәте башлыгы булып эшләде. Мин әти салган йортта, төп нигездә яшим. 

Шундый яхшы проект башлаганнар алар. Афәрин, шундый яхшы эш эшлиләр. Ольга Николаевна бик тырышып, күңелен биреп эшли. Безгә мәктәп укучылары белән килделәр. Тактаны шул ук көнне беркетеп куйдык, эленеп тора. Бу бит бик зур хатирә. Мин генә түгел, бөтен Подстанция белән проектны башлап җибәрүчеләргә теләктәшлек белдерәбез, ике куллап ризабыз. Мондый эшне эшләүчегә рәхмәт кенә әйтәбез», – ди ул. 

Ольга Николаевна эше белән янып-көеп яши, башында яңа идеяләр туып тора. Хәзер аны бер генә нәрсә борчый: әлеге эшне ышанычлы кулларга тапшырасы килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100