Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Весна? Исемме бу, әллә кушаматмы?» - Җырчы Чәчкә кызының исеменә бәйләнәләр

Җырчы кызының туган көне уңаеннан гаилә фотосын күрсәтте.

news_top_970_100
«Весна? Исемме бу, әллә кушаматмы?» - Җырчы Чәчкә кызының исеменә бәйләнәләр
«Татар-информ» архивы

Җырчы Чәчкәнең кызы Веснага биш яшь тулган. Шул уңайдан ул гаилә фотосын куйган.

«Әни булганыма бүген 5 ел! Туган көнең белән сине, кызым, Веснушкам! Әтиең белән тигезлектә яшәп, сине лаеклы кеше итеп үстерергә насыйп булсын безгә! Сәламәт, бәхетле бул!» — дип котлаган җырчы кызын.

Җырчының виртуаль дуслары да котлауларга кушылган, матур теләкләрен язганнар.

Әмма биш ел узуга карамастан, Чәчкәнең тамашачылары кызының исеменә бәйләнүләрен дәвам итә.

«Сез уйлап куштыгызмы бу исемне? Хәзерге балалар котыртырга ярата, мәктәптә авыр булыр бит кызыгызга», «Весна? Исемме бу, әллә кушаматмы?» «Каш ясыйм дип күз чыгаручылар. Минемчә, үсә барган саен кызыгызга бу исем кыенлык тудырачак. Язбикә дисәгез килешлерәк», — дип комментарий калдырган баланың исемен «аңламаучылар».

Әлеге комментарий ияләренә «сездән сорарга онытканнар», — дип тупас җавап язучылар да табылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100