Вертолет һәлакәтендә үлгән Рамил Сөләймановны туган ягында җирлиләр
«Сишәмбе тирәсендә алып кайтырга тиешләр. Митинг һәм салют булачак», — дигән Фәнисә Сөләйманова.
Ленинград өлкәсендә һәлакәткә очраган вертолетта үлгән 25 яшьлек Рамил Сөләймановны Башкортстанда җирлиләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Мәрхүм егетнең әнисе Фәнисә Сөләйманова сүзләренчә, аны 29 июньдә алып кайтырга тиешләр.
«Сишәмбе (29 июнь — ред.) тирәсендә алып кайтырга тиешләр. Митинг һәм салют булачак», — дигән әни кеше.
Стәрлетамак егете Рамил Сөләйманова Росгвардия хәрби вертолетында хезмәт итә. Вертолет 24 июньдә Ленинград өлкәсендә һәлакәткә очрады. Өйрәнү очышы вакытында экипаждагы өч кеше дә үлде. Аларның барысын да үлгәннән соң бүләклиләр.
- Вертолет һәлакәтендә үлгән Рамилнең әнисе: «Фаҗига турында хәбәрләрдән ишеттек»