Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вертолет һәлакәтендә исән калган ир-ат күл төбеннән хатыны белән баласын эзли

Петербургтан килгән Михаил, Ирина һәм аларның 17 яшьлек улы Даниил бу вертолетка очраклы рәвештә генә эләгә.

news_top_970_100
Вертолет һәлакәтендә исән калган ир-ат күл төбеннән хатыны белән баласын эзли
https://41.mchs.gov.ru

12 августта Көньяк-Камчатка заказнигындагы сулыкка Ми-8 вертолеты егылып төшә. Борттагы пассажирлар һәм экипаж әгъзаларыннан бары тик 8 кеше генә исән кала. Камчатка крае буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, вертолет 145 метр чамасы тирәнлектә, ярдан 700 метр ераклыкта төптә ята. Якынча белешмә буенча, бортта 13 пассажир һәм 3 экипаж әгъзасы була. 8 кеше исән кала, калганнар хәбәрсез югалган дип санала.

Петербургтан килгән Михаил, Ирина һәм аларның 17 яшьлек улы Даниил бу вертолетка очраклы рәвештә генә эләгә. Алар соңгы мизгелдә генә сәяхәткә ризалаша. Билетларны алдан алып куйган иптәшләре авырый башлый. Шуннан соң Михаилның гаиләсе сәяхәткә чыгарга карар кыла. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Вертолет һәлакәтеннән соң, Михаил исән кала. Ә Ирина белән Даниил югала. Фаҗига бик тиз була. «Каеш белән эләктерелмәгән кешеләр генә котылды, калганнарын секундлар эчендә су йоткан», — дип сөйли сайт әңгәмәдәше.

«Алар бөтенләй башка маршрут буенча бара иде. Башка бер гаилә очарга тиеш иде, алар — биредә яшәүчеләр, Мишаның иптәшләре бугай. Менә алар авырый, һәм Миша аларны алмаштырырга була», — ди ул.

Вертолет төшкәч, арткы ишекләр ачыла, «бәйләнмәгән» пассажирлар очып чыга. Миша каешын эләктермәгән, аның бер җире дә тырналмаган хәтта. Ирина белән Даня чыга алмаган. Миша аларны коткарырга маташкандыр, тик өлгермәгәндер, дип сөйли танышы.

Шуннан соң Михаил — тәҗрибәле сәяхәтче — фаҗига урынында кала, ул якыннарын эзләшергә ярдәм итә. Михаил Курил күленең салкн суына акваланг белән чума, вертолет калдыкларына кадәр төшеп җитәргә тырыша. «Мишаның ихтыяр көче нык. Ул чигенми инде — тагын, тагын чумачак. Үзен харап итмәсен инде», — ди гаилә дусты.

Михаил Камчаткага гаиләсе белән инде өченче тапкыр килгән. Вертолетта да очканнары бар. «Миша экстрим ярата. Колумбиядән Сахалинга кадәр бөтен җирдә булды. Даняны да үзе артыннан ияртте», — ди танышлары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100