Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вертолет дронны бәреп төшерә – «Рыбарь» каналыннан видео

news_top_970_100
Вертолет дронны бәреп төшерә – «Рыбарь» каналыннан видео

«Рыбарь» телеграм-каналында Украина хәрби көчләренең пилотсыз очкычын «Ка-52» вертолеты бәреп төшергән кадрлар чыкты. Военкор бу хәлнең Казан янында булуын әйтә. Социаль челтәрләрдә бу хәл Питрәч районының Көек һәм Богородское авыллары арасында булган дип язалар. Бу мәгълүмат «Российская газета»да да чыкты.

Видеодан күренгәнчә, вертолет дронны башта авиацион пушка-пулеметтан атып бәреп төшермәкче була.

Аннары очучы дронга ракета белән ата. «Российский газета» язуынча, бу – «Игла» ракетасы. Дрон урман полосасы янына төшеп шартлый.

Шушы ук видео «Московский комсомолец» сайтында да чыккан. Монда бу хәлнең Калуга шәһәрендә булуы хакында язалар. Әмма «Российская газета» да, «Рыбарь» да Казанда булуын әлегә инкяр итмәде.

Видеоны төшерүчеләр – төзелеш материалларына караганда, төзүчеләр дип уйларга кирәктер – бик эмоциональ рәвештә комментарийлар биреп бара. Сүгенгән урыннарын алып атып, ул видеоны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100