Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венгрия премьеры Орбан, Украина конфликтына АКШта Трамп җиңүе нокта куя ала дигән фикердә

news_top_970_100
Венгрия премьеры Орбан, Украина конфликтына АКШта Трамп җиңүе нокта куя ала дигән фикердә
Фото: hirado.hu

АКШның элекке президенты Дональд Трамп һәм Венгрия премьер-министры Виктор Орбан Флорида штатында очрашты, дип хәбәр итә hirado.hu.

Орбанның АКШның хәзерге президенты белән очрашканы юк, бу сәяхәтендә дә ул Байден белән очрашмаячак. Россия мәгълүмат чаралары моны «гадәттән тыш хәл» дип яза: НАТО илләре лидерларының бер-берсенә мондый мөнәсәбәт күрсәткәне юклыгы хакында язалар – НАТО иле лидеры хәзерге президент белән түгел, аның сайлаудагы көндәше белән очраша.

Очрашуның нәрсәгә багышланганы хакында мәгълүмат юк.

АКШта көзен сайлау узачак, анда Трамп та, Байден да катнаша. Орбан АКШ президенты итеп Трампны күрергә теләве хакында белдерде.

«Бөтен дөнья өчен дә АКШның элекке президенты Дональд Трампның Ак Йортка кайтуы яхшырак булыр иде, чөнки ул президент булганда, Якын Көнчыгышта һәм Украинада конфликтлар булмады», – диде Виктор Орбан.

«Трамп – тынычлык президенты иде. Ул дөньяда хөрмәт белән кабул ителде, һәм үзе дә тынычлык өчен шартлар тудырды. Әгәр ул президент булса, бүген дә сугыш булмас иде. Без, тынычлык теләгән дөнья лидерлары табылгач, тынычлык урнашачак, дигән белән килештек. Мин Венгриянең шушы илләр исемлегенә керүе белән горурланам», дигән Орбан.

Венгрия премьеры фикеренчә, Трамп хакимияткә кире кайтса, Украинада конфликт 1 көндә тәмамланачак. Орбан Көнбатыш илләреннән Украинаны финанслаудан туктатуларын сорый: аның фикеренчә, бу – Киевны сөйләшүләргә китерү ысулы.

Орбан, шулай ук, конфликт Россия белән Украина арасында сөйләшүләр юлы белән тәмамлана ала, дип саный. Әмма бу сөйләшүләр мөмкин түгел, чөнки Украина президенты Зеленский сөйләшүләрне рөхсәт итми торган карар кабул итте. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган сөйләшүләр башларга киңәш итеп, үзен арадашчы дип тәкъдим иткәч тә, ул аннан баш тартты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100