Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венесуэлада ниләр булып ята: Латин Америкасы илендәге сәяси кризис турында сигез факт

Венесуэлада ниләр булып ята: Латин Америкасы илендәге сәяси кризис турында сигез факт

news_top_970_100
Венесуэлада ниләр булып ята: Латин Америкасы илендәге сәяси кризис турында сигез факт
1. Венесуэла нинди ил?

Венесуэла - Латин Америкасының төньягындагы ил. Анда 30 миллион халык яши, халкы испан телендә сөйләшә. Венесуэла дөньяда нефтьне иң күп экспортлаучы илләрнең берсе булып санала. Бу исемлектә ул унынчы урында (1,712 млн. баррель). Россия - икенче урында (7млн баррель). Шул сәбәпле, Венесуэладагы сәяси вәзгыять бөтен дөнья икътисады өчен дә әһәмиятле роль уйный.

2. Венесуэланың президенты кем?

Президент - 56 яшьлек Николас Мадуро. Ул үзенә кадәр булган ил башлыгы Уго Чавес кебек үк АКШка каршы сәясәт алып бара. Мадуро социализм төзү һәм илдә социаль тигезлек булдыру тарафдары. Ул АКШны илнең эчке эшләренә тыкшынуда гаепли. 

Николай Мадуро

3. Илдә нинди вәзгыять?

Николас Мадуро хакимияткә килгән чагында ук илдә икътисади кризис иде - Венесуэланың бик күп бурычлары бар, җитештерү темпы түбән. Президент икътисади яктан ниндидер уңышларга ирешсә дә, илдәге проблеманы хәл итә алмады.

Мадуро хакимияттә булганда - 2013 елдан хәзергә кадәр инфляция шул дәрәҗәдә арткан: акчаны килограммлап үлчиләр, ваграк купюраларның бәясе бик нык төшкән. Соңгы елларда Венесуэладан ун процент халык күченеп киткән. 

Мадуров илдәге инфляция АКШ тарафыннан оештырылган дип исәпли. 

Ил президентын яклаучылар да күп - армия һәм полиция президентны таный, сайлау вакытында 68 процент халык Мадуроны яклап чыкты. 

4. Соңгы сәяси кризис ни сәбәпле килеп чыкты?

Мадуро икътисади проблеманы коррупциягә каршы көрәшү юлы аша хәл итәргә теләде һәм үзенә өстәмә вәкаләтләр сорады. Илнең парламентында Мадурога каршы депутатлар күп булу сәбәпле, президентка өстәмә вәкаләтләр бирелмәде. 

Күп сәяси каршылыклар аша узып, 14 ноябрьдә Мадуро бу законны - үзенә өстәмә вәкаләтләр бирдерүне парламент аша үткәрә алды.

Мадуроның бу адымы илдә сәяси кризис китереп чыгарды. Аңа каршы кешеләр урамнарга чыкты, илдә чуалышлар башланды.

Венесуэла парламенты җитәкчесе - 35 яшьлек Хуан Гуайдо (Гуаидо дип тә язалар) Мадуроны хакимиятне үз кулына гына туплауда һәм президент вазифаларын үтәмәүдә гаепли. 


Оппозиция башлыгы Хуан Гуайдо

5. Ни өчен Венесуэлада ике президент?

Гуайдо тарафдарлары Мадуроны берничә тапкыр хакимияттән куарга тырышып карады. Аңа карата һөҗүм дә оештырдылар.

Парламент башлыгы ил башкаласы Каракастагы митинг вакытында 23 гыйнварда үзен "Президент вазифаларын үтәүче" дип игълан итте. 

Гуайдо үзен президент дип игълан иткәч, аның тарафдарларының полиция белән бәрелешләре булды. 

Мадуро бу сәяси кризисны АКШ оештырган дип белдерде, АКШ белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзде.

6. Кемнәр Гуайдоны яклый?

Хуан Гуайдоны АКШ президенты Трамп хуплады. Аның артыннан ук оппозиция җитәкчесен президент дип Канада, Бразилия, Аргентина, Гватемала, Колумбия, Коста-Рика, Перу, Панама, Парагвай, Чили, Эквадор, Гондурас, Грузия һәм Евросоюз таныды.

7. Кемнәр Мадуро яклы? 

Россия илнең законлы сайланган президенты Мадуроны яклап чыкты һәм бер кешенең үзен ил башлыгы дип атавын гаепләде. Бу хакта Путинның матбугат секретаре Песков белдерде. Шулай ук Төркия, Куба, Мексика, Уругвай да Венесуэла президентын яклап чыкты.

8. Сәяси кризис ничек хәл ителәчәк?

Гуайдо якын арада илдә президент сайлавы булачак, диде.

Мадуро ил башлыгы вазифасын ташлап китмәячәген белдерде. Ул Венесуэлага күрше илләр һөҗүм иткән очракта каршы торачагын әйтте.

Венесуэлада нефть запаслары бик зур. Шул сәбәпле, илнең бу байлыгын кулга төшерергә теләүче илләр бик күп.

Әлегә сәясәтчеләр кризисның ничек хәл ителәчәген төрлечә фаразлый. Мәсәлән, ТАСС, сәясәтчеләрнең фикерләренә таянып,Сириядәге кебек гражданнар сугышы да башланып китүе ихтимал дип яза. Латин Америкасы илләре - Мексика, Уругвай ике якны сөйләштерү, мәсьәләне тыныч хәл итү яклы. 

Венесуэладагы бәрелешләр вакытында уннан артык кеше һәлак булган.

Зәңгәр төстә - оппозиция вәкилен президент дип таныган, кызыл төстә - президент Мадуроның вәкаләтләрен таныган илләр. Кара төстә - Венесуэла. Фото: User:ZiaLater


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100