Венесуэла президентына һөҗүм ясалган: Мадуроның шартлау вакытында үзен ничек тотканы видеога эләккән
Шартлау башкалада - Каракас шәһәрендә чыгыш вакытында булган.
Шартлату дроннар - пилотсыз очкычлар кулланып башкарылган. Шартлатудан соң президент Николас Мадуров үзен бик тыныч тота. Аның янында басып торган генераллар исә куркып калалар. Сакчылары, йөгерешеп килеп, аның калканнар белән әйләндереп ала. Мадурос оча торган аппарат шартлаганын әйтә.
Президент шартлатуда оппозицияне һәм күрше дәүләт - Колумбия лидерын гаепли. Колумбия президенты Хуан Мануэль Сантос бу гаепләүләрне яла ягу дип атаган.
Шартлатуны "Фланель солдатлар" дип аталган яшерен төркем үз өстенә алган. Инцидент вакытында 7 солдат төрле тән җәрәхәтләре алган.