Венесуэла Эчке эшләр министры АКШ һөҗүме нәтиҗәсендә йөз кешенең һәлак булуын белдерде
Венесуэла башкаласы Каракаска АКШ һөҗүме нәтиҗәсендә 100 кеше һәлак булган. Бу хакта илнең Эчке эшләр министры Диосдадо Кабельо хәбәр итте.
«Йөз кеше… үтерелде», – диде ул.
3 гыйнварга каршы төндә «Абсолют тәвәккәллек» дип аталган операция барышында АКШ хәрбиләре Венесуэла Президенты Николас Мадуроны һәм аның хатыны Силия Флоресны кулга алган. Операциядә «Дельта» махсус билгеләнешле отряды һәм 150дән артык оча торган аппарат катнашкан. Вертолетлардан десант төшерүне самолетлар һәм пилотсыз очкычлар каплап торган.
Моңа кадәр кимендә 80 кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде. Алар арасында кораллы катнашучылар да, гади халык вәкилләре дә булган.
АКШ Президенты Дональд Трамп 6 гыйнварда Венесуэладагы операция вакытында һәлак булучылар саны зур булуга бәйле үкенечен белдерде.
Reuters агентлыгы хәбәр иткәнчә, АКШ хакимияте Диосдадо Кабельоны кисәткән. Әгәр ул дәүләтнең вакытлыча башлыгы итеп билгеләнгән вице-президент Делси Родригеска Америка таләпләрен үтәүдә һәм илдә тәртип саклауда ярдәм итмәсә, аны үзен кулга алулары, хәтта үтерүләре дә ихтимал.