Венесуэла башкаласы Каракас шәһәрендә якынча 7 шартлау булган. Бу турыда ТАСС чит ил басмаларына сылтама белән яза.
Шартлау җирле вакыт белән 02.00 сәгатьтә, Мәскәү вакыты белән 09.00 сәгатьтә булган. Төтен баганасы күренә, шәһәрнең көньяк өлешендә хәрби база белән территориядә электричество бетерелгән, дип яза «Татар-информ».
АКШ Президенты Дональ Трамп хакимияте Каракаста шарлаулар турында белә. Илдә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән, дип яза ТАСС.