Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиевадан «тун астында күркә ите» рецепты

Җырчы сториста эш тәртибен куеп барды.

news_top_970_100
Венера Шәмиевадан «тун астында күркә ите» рецепты
https://www.instagram.com/venera_shamieva

Җырчы Венера Шәмиева «тун астында күркә ите» рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: күркә ите, суган, кишер, сыр, тоз, борыч, шикәр комы, каймак, йомырка.

Беренче эш итеп күркәнең түш итен юка итеп турарга һәм тәпәләргә. Табага үсемлек мае салырга һәм итне тезәргә, тоз-борыч сибәргә.

Угычтан кишер уарга һәм суганны турарга да май салынган табада кыздырып алырга. Аннары бу массаны ит өстенә салырга.

Соус ясыйбыз: кибет каймагына ике йомырка, бераз тоз һәм шикәр комы салып болгатырга һәм табадагы кишер белән суган массасы өстенә агызырга.

Угычтан уылган каты сыр салырга.

200 градуска кадәр кызган духовкада 30 минут пешерергә.

Табынга яшеллек белән бирергә мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100