news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиевадан ташкабактан кабымлык рецепты

Өстенә яшеллек сибәргә була.

news_top
Венера Шәмиевадан ташкабактан кабымлык рецепты
Салават Камалетдинов

Ташкабактан кабымлык әзерләү өчен бер ташкабак, 2-3 помидор, сарымсак, тоз, борыч, майонез, көнбагыш мае кирәк булачак.

Эш барышы:⁣⠀

⁣⁣Ташкабакны тәгәрмәчләп турарга, 150 мл көнбагыш маенда яхшылап, (тәмам авызда эрерлек итеп пешкәнче) ике ягын да кыздырырга, ике ягына да (кыздыргач) әз генә тоз сибәргә кирәк. ⁣⁣⠀

⁣⁣Сарымсакны уып майонез белән кушарга һәм ташкабак өстенә сыларга. ⁣⁣⠀

⁣Помидорны тәгәрмәчләп турарга, борыч һәм тоз сибәргә, кабат сарымсаклы соус сыларга (бу юлы әз генә), яшеллек турап өстенә сибәргә кирәк. ⁣⁣⠀

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар