Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиева: «Кызым минем яулыклы кыяфәтемә һаман ияләшеп бетә алмый»

«Кызым Зөләйха минем матур киенгәнемне ярата, макияж буенча заманча үзенең киңәшләрен бирә», - дип яза җырчы.

news_top_970_100
Венера Шәмиева: «Кызым минем яулыклы кыяфәтемә һаман ияләшеп бетә алмый»
Салават Камалетдинов

Венера Шәмиева гаиләсенең дингә килүе хакында сөйләде, җырчы үзенең Инстаграм битен дә шундый рухта алып бара, хәдисләр, нәсыйхәтләр, акыллы фикерләр урнаштыра.

«Әни, бу яулыкларыңны матур итеп бәйлә инде, матур күлмәкләреңне ки инде, хушбуйларыңны сибеп йөр инде…»

«И, кызым, миңа болай да яхшы, бу яулык бик йомшак, башка рәхәт, хушбуйлардан күңелем болгана…»

«Сезгә бу диалог танышмы? Минем үземне хәтерләгәннән бирле әниемне иң матур, иң чибәр итеп күрәсем килде. Ә безнең әни ничек җайлы, шулай киенергә ярата. Безнең Зөләйха да, минем кебек, минем матур киенгәнемне ярата, макияж буенча заманча үзенең киңәшләрен бирә. Бүген чәчләремне таратып, өйдә генә кияргә ярый торган күлмәкләремнең берсен киеп, өй эшләрен эшләп йөрим. Зөләйха килде дә: «Әнием, синең чәчләрең шундый матур, бу күлмәгең дә шундый килешә, эх, урамнарда шулай йөрсәң иде, яулыксыз бигрәк матур син», — ди. Мине күп еллар яулыксыз күргәч, ул минем яулыклы кыяфәтемә ияләшеп бетә алмый әле һаман да. Аңлап була. Безнең гаиләбез дингә акрын, ләкин ныклы адымнары белән килә. Бер җитди сорау бирдем: «Ә мине бу киемнән башка ир-атлар күрүен теләр идеңме? Ә әтиең теләр идеме, ничек уйлыйсың?» — дидем. «Теләмәс идем», — дип китеп барды мине иң матур әни итеп күрергә теләүче кызым. Ни әйтергә теләгәнемне аңлады кебек.


Дини гаиләдә тәрбияләнеп, дөньяви мәктәпләрдә укучы балаларның мондый сораулары күп туа, чөнки кая карама ачык гаурәт, безнең илдә бу — гадәти күренеш. Дөньяви илдә яшәп, гаиләдә балаларга дини тәрбия бирү - берьюлы ике урындыкта утырган кебек. Балансны сакламасаң, урындыктан егылуың да бар. Чаманы белеп, балаларны йомшаклык белән дөрес юлга юнәлтеп тәрбияләү өчен, бүгенге көндә әти-әниләргә иман ныклыгы, акыл, зирәклек, мәхәббәт һәм бик күп көч кирәк. Әлегә булдырабыз кебек… Әлегә», — дип язган җырчы, өч бала әнисе Венера Шәмиева.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

⠀ ⠀ "Әни, бу яулыкларыңны матур итеп бәйлә инде, матур күлмәкләреңне ки инде, хушбуйларыңны (духи) сибеп йөр инде..."⠀ ⠀ "И, кызым, миңа болай да яхшы, бу яулык бик йомшак, башка рәхәт, хушбуйлардан күңелем болгана һ.б..."⠀ ⠀ Сезгә бу диалог танышмы? ⠀ ⠀ Мин, үземне хәтерләгәннән бирле әниемне иң матур, иң чибәр итеп күрәсем килде. Ә безнең әни ничек җайлы, шулай киенергә ярата. ⠀ ⠀ Безнең Зөләйха да, минем кебек, минем матур киенгәнемне ярата, макияж буенча заманча үзенең киңәшләрен бирә. ⠀ ⠀ Бүген чәчләремне таратып, өйдә генә кияргә ярый торган күлмәкләремнең берсен киеп өй эшләрен эшләп йөрим. Зөләйха килде дә: ⠀ "Әнием, синең чәчләрең шундый матур, бу күлмәгең дә шундый килешә, эх, урамнарда шулай йөрсәң иде, яулыксыз бигрәк матур син",- ди. Мине күпъеллар яулыксыз күргәч, ул минем яулыклы кыяфәтемә ияләшеп бетә алмый әле хаман да.⠀ ⠀ Аңлап була. Безнең гаиләбез дингә акрын, ләкин ныклы адымнары белән килә. ⠀ ⠀ Бер җитди сорау бирдем: ⠀ "Ә мине бу киемнән башка ир-атлар күрүен теләр идеңме? Ә әтиең теләр идеме, ничек уйлыйсың?",- дидем. ⠀ ⠀ "Теләмәс идем",- диеп китеп барды мине иң матур әни итеп күрергә теләүче кызым. Ни әйтергә теләгәнемне аңлады кебек. ⠀ ⠀ Дини гаиләдә тәрбияләнеп дөньяви мәктәпләрдә укучы балаларның мондый сораулары күп туа, чөнки кая карама ачык гаурәт, безнең илдә бу- гадәти күренеш.⠀⠀ ⠀ Дөньяви (светский) илдә яшәп гаиләдә балаларга дини тәрбия бирү- берьюлы ике урындыкта утырган кебек. Балансны сакламасаң, урындыктан егылуың да хәзер. ⠀ ⠀ Чаманы белеп, балаларны йомшаклык белән дөрес юлга юнәлтеп тәрбияләү өчен, бүгенге көндә әти-әниләргә Иман ныклыгы, акыл, зирәклек, мәхәббәт һәм бик күп көч кирәк. ⠀ ⠀ Әлегә булдырабыз кебек... Әлегә.⠀ ⠀ #венерашамиева⠀⠀ #венерашәмиева⠀⠀ #мөселманхатыны⠀⠀ #гаиләм⠀⠀ #ходаембүләге⠀⠀ #Зулейка⠀⠀ #Аллаһымасыенамын⠀⠀ #рамазан2020⠀⠀ #рамадан2020⠀⠀ #ramadan2020⠀⠀ #думрт

Публикация от Венера Шәмиева (@venera_shamieva)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100