Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиева кыйммәтле бүләкләрне кабул итә белергә өнди

Җырчы акыллы фикерләре, киңәшләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Венера Шәмиева кыйммәтле бүләкләрне кабул итә белергә өнди
Салават Камалетдинов

Җырчы Венера Шәмиева үз аккаунтында акыллы фикерләре һәм киңәшләре белән уртаклаша. Бу юлы ул якын кешеләрдән мактау сүзләрен һәм кыйммәтле бүләкне кабул итеп ала белү турында яза.

«Кабул итә белү - бик кирәкле сыйфат. Чынлыкта, бездән зур осталык таләп итә. Зирәклек, акыл, күндәмлек дип тә өстәр идем. ⁣⁣⠀

⁣⁣Еш кына күчтәнәчләр белән кайтып кергәч, әнием, шатланып, рәхмәт хисләре белән, шул ук вакытта уңайсызланып: «Нишләп шуның кадәр күчтәнәч алдыгыз, акча әрәм итеп», — дия. ⁣⁣⠀

Ул акча ничек әрәм булсын ди! Әти-әниләр белән тәмләп чәй эчүдән дә рәхәт нәрсә бармыни алар исән чакта? ⁣⁣⠀

⁣⁣Әниемә: «Рәхмәт, балалар, үз балаларыгыздан игелек күрегез», — диген, «Фәрештәләрнең „Амин!“, — дигән сәгатенә туры килер», — диям. Инде өйрәтеп киләбез бугай шулай җавап бирергә, хәзер әйтмиләр ул сүзләрен. ⁣⁣⠀

⁣⁣Безнең әниләр, нишләптер, һаман уңайсызланалар, дөрес кабул итә белмиләр. Алар кечкенәдән шулай өйрәтелгән, безне дә шуңа өйрәттеләр. Үзебез аңлап, кабул итәргә өйрәнеп кенә киләбез. ⁣⁣⠀

⁣⁣Әниемнең ризыгын да: «Шундый тәмле булган», — дип мактап ашасаң, мең җитешмәгән җирен таба. «Әле бу юлы сөтен дә кайнатмыйча гына салган идем, йомыркасы да бүгенге түгел, кичәге иде. Ике тапкыр чыгып карадым, һаман күкәй салмаган тавыклар», — дия-дия уңайсызлана башлый. ⁣⁣⠀

«Әни, рәхмәт, кызым, мин тырыштым, ашагыз рәхәтләнеп, ошагач», — диген, телеңне йотарлык бит инде, әйтеп торам», — диям. ⁣⁣⠀

⁣⁣Менә шулай балачактагы кабул итә белмәүләр әкренләп ирең белән мөнәсәбәтләргә күчә. Ә тормышның кануны (закон) мондый: «Берничә мәртәбә дөрес кабул итә белмәсәң, соңыннан тәкъдим итүче дә булмый». ⁣⁣⠀

⁣⁣«Берәр бүләк алып бирим әле», — дигән иребезгә без нәрсә дип җавап бирәбез? «Тукта әле, безнең бит тегеңә-моңа түлисе бар, башта аны каплыйк», - дибез.

⁣⁣Ә бит ул бүләкләү, югыйсә, аның ҮЗЕ өчен кирәк. Хатынына затлы бүләк алган ир-атның канатлары үсә, эшендә бәрәкәт барлыкка килә. ⁣⁣⠀

⁣⁣Яраткан тормыш иптәшенең колагыңдагы асылташ алкалары аның да күзен иркәли, «Мин булдырам, менә минем хатыным», — дигән горурлык хисе уята, ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләре иңнәренә канат куя.⁣⁣⠀

⁣⁣20 ел ир хатыны булу дәверендә кабул итәргә өйрәнеп киләм бугай. Бер сәбәпсез бүләк ителгән кыйммәтле бүләкләр минем өчен шул хакта сөйли», — дип язган ул.

Инстачылар бу фикер белән килешкән. «Әниләргә килгәндә, аларга тәмле дип әйтеп торасың, ә алар гел үзләреннән кимчелек эзли», — дип комментарий калдыручылар да бар.

⁣⁣⠀

Посмотреть эту публикацию в Instagram

⁣⁣⠀ Кабул итү. ⁣⁣⠀ Принимать. ⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ Бик кирәкле сыйфат. Чынлыкта, бездән зур осталык таләп итә. Зирәклек, акыл, күндәмлек (покорность) дип тә өстәр идем. ⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ Еш кына күчтәнәчләр белән кайтып кергәч, әнием, шатланып, рәхмәт хисләре белән, шул ук вакытта уңайсызланып: "Нишләп шуның кадәр күчтәнәч алдыгыз, акча әрәм итеп",- дия. ⁣⁣⠀ Ул акча ничек әрәм булсын ди! Әти-әниләр белән тәмләп чәй эчүдән дә рәхәт нәрсә бар мени алар исән чакта? ⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ Әниемә: "Рәхмәт балалар, үз балаларыгыздан игелек күрегез",- диген, "Фәрештәләрнең "Амин!",,- дигән сәгатенә туры килер",- диям. Инде өйрәтеп киләбез бугай шулай җавап бирергә, хәзер әйтмиләр ул сүзләрен?. ⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ Безнең әниләр, нишләптер, уңайсызланалар хаман, дөрес "кабул итә" белмиләр. Алар кечкенәдән шулай өйрәтелгән, безне дә шуңа өйрәттеләр. Үзебез, аңлап, "кабул итәргә" өйрәнеп кенә киләбез. ⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ Әниемнең ризыгын да: "Шундый тәмле булган",- дип мактап ашасаң, мең җитешмәгән җирен таба. "Әле бу юлы сөтен дә кайнатмыйча гына салган идем, йомыркасы да бүгенге түгел, кичәге иде, ике тапкыр чыгып карадым, хаман күкәй салмаган тавыклар",- дия-дия уңайсызлана башлый. ⁣⁣⠀ ""Әни, рәхмәт, кызым, мин тырыштым, ашагыз рәхәтләнеп, ошагач",- диген, телеңне йотарлык бит инде, әйтеп торам",- диям. ⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ Менә шулай балачактагы кабул итә белмәүләр әкренләп ирең белән мөнәсәбәтләргә күчә. Ә тормышның кануны (закон) мондый: "Берничә мәртәбә дөрес кабул итә белмәсәң, соңыннан тәкъдим итүче дә булмый". ⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ "Берәр бүләк алып бирим әле",- дигән, иребезгә без нәрсә дип җавап бирәбез: "Тукта әле, безнең бит тегеңә-моңа түлисе бар, башта аны каплыйк",- дибез. ?⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ Ә бит ул бүләкләү, югыйсә, аның ҮЗЕ өчен кирәк. Хатынына затлы бүләк алган ир-атның канатлары үсә, эшендә бәрәкәт барлыкка килә. ?⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ Яраткан тормыш иптәшенең колагыңдагы асылташ алкалары аның да күзен иркәли, "Мин булдырам, менә минем хатыным",- дигән горурлык хисе уята, ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләре иңнәренә канат куя?‍❤️‍?‍?⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ 20 ел ир хатыны улу дәверендә "кабул итәргә" өйрәнеп киләм бугай. Бер сәбәпсез бүләк ителгән кыйммәтле бүләкләр минем өчен шул хакта сөйли. ???⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ #венерашамиева⁣⁣⠀⁣⁣⠀⁣⁣⠀⁣⁣⠀ #венерашәмиева⁣⁣⠀⁣⁣⠀⁣⁣⠀⁣⁣⠀⁣⁣⠀⁣⁣⠀⁣⁣⠀⁣⁣⠀⁣⁣

Публикация от Венера Шәмиева (@venera_shamieva)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100