Венера Шәмиева күңелгә тия торган клип төшергән
Ул бу җырны тыңлаган хатын-кыз йөклелекне өзүдән кире уйлар дип өметләнә.
Венера Шәмиева «Яңа язмыш синең кулыңда» җырына клип төшергән. Җырның сүзләрен Альбина Бәширова, көен Риваль Хисмәтуллин язган.
«Бу җырны кулыма алуга ук, бәдрәфтә кулында йөклелекне билгеләү өчен тест (тест для определения беременности) тотып утыручы кыз күз алдыма килде… ⠀
Тесттагы ике сызык кем өчендер көтелгән, Аллаһтан сорап алган сөенеч булса, кем өчендер, кызганычка, көтелмәгән көенеч тә булырга мөмкин. «Ипотека өчен ничек түләрбез икән?», «Мин декретка китсәм, ирем генә тормышны алып бара алыр микән?», «Моның кадәр бала үстерә алырбызмы?», «Әниләр ни дияр?» «Планлаштырмаган йөклелек» (незапланированная беременность) — әни кеше әнә шундый меңләгән сораулар белән күзгә-күз очраша. ⠀
Бу җыр — барлык сорауларга җавап булса иде. Бердәнбер һәм дөрес җавап.⠀
Бу зур эшкә алынуым белән мин чиксез бәхетлемен, чөнки Аллаһ Тәгалә минем күңелем, җырларым аша үзенең яраткан коллары белән сөйләшә дип уйлыйм. Бу җыр аркылы Аллаһ Тәгаләнең әмерен үтәү минем өчен зур дәрәҗә, бу җырны тыңлап бер генә хатын-кыз бер генә баласын тудыра икән — минем өчен бу зур җиңү!
Җыр текстындагы: «Сабыеңны алгач кулыңа…» дигән сүзләрен җырлаганда, шушы ялгышлыктан тыелып, кулына тәүге тапкыр сабыен алучы һәм баласын саклап калып тудырганына чиксез сөенүче кыз баланы күзаллап җырладым. ⠀
Киләчәктә, әле: «Венера апа, Сезнең клипны карагач бу баламны табарга уйладым, икеләнгән чагымда бу җыр миңа ышаныч һәм көч бирде», — дигән хат белән фото да җибәрерләр төсле», — дип язган җырчы клип турында.⠀
Инстачылар җырга «каз тәннәре чыгарлык» дип бәя биргән.