Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиева: «Чиста чәч - ул чиста уйлар, саф ниятләр, күтәренке кәеф»

Өч бала әнисе, җырчы Венера Шәмиева Инстаграм битендә тирән мәгънәле, зирәк фикерле постлар урнаштыруын дәвам итә.

news_top_970_100
Венера Шәмиева: «Чиста чәч - ул чиста уйлар, саф ниятләр, күтәренке кәеф»
Салават Камалетдинов

«Чәчемне матурларга барганда иптәш кызымның: «Венера, син чәчеңне нигә буятасың, яулык астыннан барыбер күренми бит ул?! — дигәнен бер язган идем инде.

Әйе, яулык буялмаган, юылмаган, прическага җыелмаган, таралмаган чәчне, кыскасы, чәчнең җитешсез якларын яшерә, әлбәттә. Уңайлы бит, кидең дә, беркемгә дә бернәрсә дә күренми.

Минем дә төрле чакларым була, мин дә идеаль түгел, ләкин мин чәчемнең җитешсез вакытларын ихтыяр көчем белән иң минималь дәрәҗәсенә җиткердем.

Минем өчен барысы да чиста чәчтән башлана: чиста уйлар, саф ниятләр, күтәренке кәеф һәм башкалар.

Чиста чәч ул — минем өчен:

 — Үз-үземне рәхәт хис итү (үземнең иң яхшы версиям булуга тагын да якынаю);

 —  Миңа иремнең: «Син көннән-көн матурлана барасың», — диюе;

 — Кызымның минем чәчләремә карап дөньядагы иң сылу кыз буласы килү теләге уянуы;

 — Улларымның чәчләремә уралып: «Әнием, синең чәчләреңнең исе - дөньядагы иң тәмле ис», — диюе.

Шәп мотивация бит, әйеме?» — дип язган Венера Шәмиева.

Инстачылар да җырчының фикере белән килешкәннәр:

«Искитмәле сүзләр, Венера», «Афәрин, бик дөрес фикер. Чәч — ул хатын-кызның күрке, матур чәч — сәламәтлек билгесе», «Сезнең сөйләмегез бик матур. Сезне укып, ләззәт алам!»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100