Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиева: «Безне һәрвакыт дәрәҗәле кешеләр буларак каршылыйлар»

Син беренче булырга лаек принципы белән яшәгән очракта, әйләнә-тирәдә дә бөтен шартлар үзеннән-үзе сине беренче урынга күтәрерлек итеп урнаша, ди җырчы.

news_top_970_100
Венера Шәмиева: «Безне һәрвакыт дәрәҗәле кешеләр буларак каршылыйлар»
Салават Камалетдинов

Җырчы Венера Шәмиева үзенең Instagram сәхифәсендә беренче булу турында яза.

«Миңа болай да ярый», «Кешедән артык булу — яхшы түгел», «Халык арасыннан артык аерылып торырга ярамый» - мондый принцип белән яшәүчеләр бармы сезнең арада?

«Минем иремнең яратып әйтә торган сүзе бар: «Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи вәссәлләм әйткән: ирләр өчен иң яхшы урын — ул беренче урын, иң начар урын — ул соңгы урын…» — дип.

Ул шул принцип белән яши. Мәчеттә дә, башка җирдә дә, һәрвакыт беренче урыннарны алырга тырыша. Кешеләрне эткәләп-төрткәләп, рәнҗетеп алга омтылмый, ул бик инсафлы кеше, тыныч кына, пәйгамбәребез (С.Г.В.) сөннәте буенча, алгы рәтләргә, имамга якынрак атлый.⠀

Эчке халәтең белән «Мин беренче булырга лаек» принципы белән яшәгән очракта, әйләнә-тирәдә дә бөтен шартлар үзеннән-үзе сине беренче урынга күтәрерлек итеп урнаша», — дип яза җырчы.

Ул Төркиянең Исттанбул шәһәрендәге Айя-София мәчетендә җомга намазы вакытында булган хәлне тасвирлап бирә.

«Без керү белән иминлек сакчылары капканы япты, мәчеттә иркен генә булса да: «Мәчет тулды, керү юк», — диделәр. Калган кешеләр өчен эчем пошып калса да, кергәнебезгә сөендем, мәчеткә уздык. Җомга хөтбәсе башланды.

Вәгазь тәмамлану белән тиз-тиз атлап тән сакчылары, алар артыннан Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган керде, түргә узды, иремнән берничә генә адым ераклыкта тукталды, ⁣⁣җомга намазы башланды.

Кем өчендер бәлки бу вакыйга гадәти булып күренер, ә минем өчен бу — алдан әзерләнеп, бик теләсәң дә оештырып була алмаслык очрашу, мөселман иленең дәрәҗәле кешесе — президенты белән янәшә генә җомга намазы уку.

Мин иремә шундый фикер йөртүе өчен чиксез рәхмәтлемен, чөнки шулай уйлый белү, материальләшеп, затлы, күркәм чынбарлык тудыра. Безне һәрвакыт, һәр җирдә дәрәҗәле кешеләр буларак каршылыйлар.

Бу дөньяда гына түгел, иң мөһиме - бакый дөньяда да дәрәҗәле урыннарда булуыбызны насыйп итсен, Раббым- Газиз Бер Аллаһым. Амин», — дип яза җырчы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100