Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиева: «Бакый дөньяда байлыгы булган кеше һәрбер тиене өчен җавап тотачак»

Күптән түгел җырчы, 3 бала әнисе Венера Шәмиева гаиләсе белән диңгезгә барып кайткан. Әлеге ял вакытында җырчыга диңгезгә бара алмаган бер язылучысы: «Безнең 5 мең хезмәт хакы белән үз урыныбызда тик кенә утырырга кала инде», - дип язып җибәргән. Венера Шәмиева байлар һәм ярлылар темасын дини яктан ачып салган.

news_top_970_100
Венера Шәмиева: «Бакый дөньяда  байлыгы булган кеше һәрбер тиене өчен җавап тотачак»
Салават Камалетдинов

«Урамда җәй. Күпләрнең иң яраткан ел фасылы. Мин үзем көзне яратсам да, җылы, күңелле, ару-талу белән ялы катнаш җәйне бик яратам.⠀

Соңгы берничә елны Аллаһымның рәхмәте белән балаларны диңгезгә алып бару бәхетенә ирештек, Раббымның биргәненә шөкер! ⠀

Авылда тырышып-тырмашып өч тиенгә эшләүчеләр бар, чыннан да, мин бу ханымны беләм, Аллаһ ярдәм итсен аларга.

Без үзебез дә бу көнгә тиз генә килмәдек, төрле вакыт булды. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», — дигәнгә ышана-ышана алга атладык, әле дә атлыйбыз.

Шуны әйтәсе килә, дуслар! Кешенең кайчан, кайда туасы, бәхетлеме, бәхетсезме буласы, аңа ни кадәр мал тиешле, кем белән никахлашасы, үлү вакыты, урыны — барысы да тәкъдир эше.

Һәм диңгезгә бара алган кеше бара алмаган кешедән һич тә ким түгел. Аның кайсы хәерле икәнлеген без белмибез, ул бары тик Аллаһка гына мәгълүм.

Бакый дөньяда малы, байлыгы булган кеше һәрбер тиене өчен җавап тотачак, иң мөһиме, җаваплысы шул, дуслар.

«Фәкыйрьләр байларга караганда 500 елга иртәрәк керерләр», — дигән хәдис тә бар, дуслар (Тирмизи).

Хәер, кешеләрне байларга һәм⠀бай түгелләргә аерып утырырга минем хакым юк, 5 мең хезмәт хакы дигәч кенә шушы хәдис күңелемә килде. ⠀

Чын байлык - ул күңел байлыгы. Әз генә булган бәрәкәтле малга да сөенеп, шөкер итеп яшәгән кешеләрне дә күргәнем бар. Күп акчалары булып та, аның рәхәтен тоя белмәгәннәрне дә беләм.

‎اهدِنَــــا الصِّرَاطَ المُستَقِيمَ

«Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим”⠀

(Коръән, 1:6) Туры юлдан тайпылдырма, Раббым Газиз Бер Аллаһым!», — дип язган ул Инстаграм сәхифәсендә.⠀

«Дөрес сүзләр! Кайвакытта байлык кешегә бәхет китерми, шуңа булганга шөкер итеп яшәргә кирәк. Ләкин бер урында тормау, үсү, тырышу мөһим. Хәзер мөмкинлекләр дә күбрәк бит. Безнең балалар хәзер күргәнне без күрмәдек. Тик безнең чорыбыз да бәхетле, матур иде. Аллаһ сәламәтлектән аермасын», — дип фикерләрен өстәгән инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100