Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиева бәхетле булырга өйрәтә

Инстачылар җырчыга акыллы киңәшләре өчен рәхмәт әйтеп яза.

news_top_970_100
Венера Шәмиева бәхетле булырга өйрәтә
https://www.instagram.com/venera_shamieva/

Венера Шәмиеваның сәхифәсе акыллы киңәшләр бирүе белән башкалардан аерылып тора. Бу юлы ул хатын-кызларны үзләрен бәхетле хис итәргә өйрәтә.

«Балалар янымда алма ашап утырганда, ачуым килә икән… Бетте! Килеп җиттек дигән сүз. ⁣⁣⠀

Ирең белән эләгешеп алулар, балаларга сәбәпсез кычкырулар, тик торганда төшенкелеккә бирелүләр — шундый симптомнар булса, көчегезне бу мәсьәләләрне хәл итүгә сарыф итмәгез. ⁣⁣⠀

«Үзегезне алыгыз да», тизрәк бәхетле итәргә ашыгыгыз! «Бәхетләнү» ысуллары һәрберебезнең дә үзенеке. Кемдер ялгыз гына ярты сәгать булса да «прогулкадан» тәм таба, кемгәдер ялгызы кофейняда булып кайту рәхәтлек бирә, кемнәдер ярты көн кибеттә йөрергә кирәк.⁣⁣⠀

⁣⁣Мин, мәсьәлән, китап укырга, балаларны йоклаткач ялгыз чәй эчәргә яратам, ирем белән дә «авторский чәй» (сырганак, мүк җиләге, үләнле чәйләр) эчеп, рәхәтләнеп сөйләшергә яратам, йоклар алдыннан балалар белән Григорий Остерның китапларын көлә-көлә укырга яратабыз, массаж яратам. Дус кызларым белән чәйләргә, авылга кайтып, тулыланып килергә яратам… Һәм башкалар.⁣⁣⠀

⁣⁣Негативның тормышыгызга керүен сизә башласагыз, бөтен эшегезне ташлап тулыланырга ашыгыгыз. Бәхетле хатын, бәхетле әнинең өендә калганы үзеннән-үзе тәртипкә урнашачак. Бәхетле хатын-кызның өендә «тараканнары да бәхетле» дигән сүз бар бит», — дип язган киңәшләре белән бик күп хатын-кызларга ярдәм итүче җырчы.

⁣⁣⠀

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100