Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиева ир белән хатын мөнәсәбәтләрен җимерә торган «механизм»нар турында...

news_top_970_100
Венера Шәмиева ир белән хатын мөнәсәбәтләрен җимерә торган «механизм»нар турында...
Фото: Венера Шәмиеваның шәхси аккаунтыннан

3 бала әнисе, җырчы Венера Шәмиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә еш кына тирән мәгънәле фикерләрен яза, виртуаль дусларының сорауларына җавап бирә. Бу юлы да «сорау – җавап» рубрикасына килгән бер сораудан чыгып, ул ир-хатын мөнәсәбәтләре кебек мәңге актуаль темага карата уйлары белән уртаклашкан.

Гәрчә, сорау болайрак яңгыраган: «Хәзер күп кеше, декрет ялындагы әниләр өйдән генә эшли. Ләкин, эшләгәнче, махсус курслар сатып алып, укырга, өйрәнергә кирәк. Баштан ук түләп куярга андый акча булмаганга, без – мөселманнарга «рассрочка» рәсмиләштерергә ярыймы? Процент түләргә кирәкме?» – дип мөрәҗәгать иткән булган аңа берәү.

«Процент булмаса, «рассрочка» рөхсәт ителә, шулай ук эшләргә ир рөхсәт итсә генә», – дип, мулла сүзләре белән җавап биргән Венера ханым.

«Ирдән шушы әйбергә ничек рөхсәт сорарга?..» – дип кызыксынган теге хатын-кыз.

«Сез җөмләгезне бик дөрес төзегәнсез. Төп «ключевой» сүз – сорарга. Шулай эшләсәгез, барсы да булыр. Без – хатын-кызлар – күп вакыт таләп итәбез, ярсыйбыз, бәхәсләшәбез. Менә боларны эшләргә һич ярамый, бу – эшләми торган, ә бары тик мөнәсәбәтләрне генә җимерә торган «механизм»нар. Ирдән рөхсәтне йомшак кына итеп, «хатын-кызларча» сорагыз. Ирегезнең кәефенә карап, ашыкмыйча, алдагы сүзләрне истә тотып. Хатын-кызга тупас булырга ярамый, еларга ярый, ә тупас булырга – юк», – дип язган Венера.

«Ир кеше тупас булса, үзең дә шундый буласың инде», – дип, җырчының фикерләренә каршы төшкән икенче берәү.

«Ирләр сакал үстерә дип, сакал үстермибез бит. Хатын-кыз һәрвакыт нәфис, нәзәкатьле булып калырга тиеш, нинди генә хәл булуына карамастан.

Кызлар! Ирләребез белән мөнәсәбәтләр еллар буе төзелә, бер көндә генә мөнәсәбәтләрне үзгәртәм дип уйлау – җилбәзәклек. Мин 21 ел яшәп тә, көн саен «үсәм», ә сез мәсьәләне бер утыруда чишәргә телисез. Яхшы хатын булу – ул бик зур хезмәт, ныклы гаилә төзү – хатын-кыз өчен иң текә карьера! Ирләребезнең ризалыгы белән генә эшләнергә тиеш барысы да!

Кызлар, ә без кияүгә нишләп чыгабыз соң? Үзебезчә генә яшәргә теләсәк – кияүгә чыкмасаң да була. Ирләребезнең төп бурычы – безне финанс иминлек белән тәэмин итү. Ә без һаман – үзебез... Үзебезнең акчабыз, дибез... Алай итеп, аерылышуга да ерак калмый, – дигән Венера Шәмиева. – Сорау, үз эшеңне башлау өчен әҗәткә акча алу турыда гына булса да, бик мөһим теманы кузгаттык: хатын-кызга ирнең рөхсәтен, аның ризалыгын алу турында. Чөнки хәзрәт әйтүе буенча, мондый эшләр ирең белән килешеп кенә эшләнергә тиеш.

Без күпләребез дөньяви тормышта «кайнап», диндә булган кайбер мөһим нәрсәләргә җиңелрәк карый башлыйбыз. Ислам динендә булган, Коръәндә язылган нәрсәләрне без, күпвакыт, бәяләп бетермибез, алар безнең өчен түгел, пәйгамбәрләр заманында булган борынгы заман кешеләре өчен язылган төсле тоела.

Чынлыкта исә, ул кануннар безнең тормышны катлауландырыр өчен түгел, ә җиңеләйтер өчен язылган бит.

Үзебез китереп чыгарган проблемаларга карап кына да, ялгыш уйда булуыбызны аңлап була. Чөнки ир белән хатын-кыз арасындагы аңлашучанлык, тирән ихтирам – күпләребез өчен ерак рәшә...»

Фотолар: Венера Шәмиеваның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100