
Венера Шәмиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсендә киңәшләр, изгелек кылу, ир белән хатын мөнәсәбәтләре, дин турындагы сорауларга җаваплар бар. Бу юлы ул хатын-кыз сәламәтлеге турында үз фикерен белдергән.
«Хатын-кыз өйдә иң сәламәт кеше булырга тиеш. Үзе өчен генә түгел, якыннары өчен иң беренче чиратта. Чирле хатын бер ир-атка да кирәк түгел, «чакырып, кунагың килмәсә, авырып, хатының үлмәсә...» дип белми әйтмәгән борынгылар.
Авыру әни – ул балаларга да зур газап. Хатын-кызның иң төп бурычы – ирен кадерләп, балаларын назлап яшәр өчен – үзен кайгырту. Сәламәт әни – хатын-кызның якыннарына булган иң зур бүләге», – дип язган ул.