Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиева: «Хатын-кыз бәхете – күңел тынычлыгында»

«Татарстан-24» телеканалының «Мәдәни агарту» тапшыруында татар эстрадасы җырчысы Венера Шәмиева алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина белән дингә килүе, хатын-кыз бәхете, балаларны тәрбияләү хакында сөйләште.

news_top_970_100
Венера Шәмиева: «Хатын-кыз бәхете – күңел тынычлыгында»
Салават Камалетдинов

«Ирем бер генә тапкыр да, яулык ки, дип әйтмәде»

– Венера ханым, дингә килүегез ничек башланып китте? Дингә аяк басканнан соң нинди үзгәрешләр кичердегез?

– Без муллалар нәселеннән булмасак та, дин безнең гаиләбездә бик матур урын алып торды. Ураза, Корбан гаетләрендә иртәнге алтыда, җидедә торып, яулыклар киеп, әниемнең тәмле коймак исләренә «Лә иләәһә илләл-лааһ» дип тәсбихләр тартып утыра идек.

Тормышка чыккач, яши-яши, диннең бөтен матурлыгын ирем ачты, дип уйлыйм. Ул – зирәк кеше. Биш вакыт намазын укырга тырыша, дүрт тапкыр хаҗда булды. Бер генә тапкыр да миңа: «Венера, яулык ки», – дигәне булмады.

Аның дуслары, танышларының хатыннары – мөслимәләр, киемнәре дә тиешенчә иде. «Рөстәм, син мине яулыклы килеш күрергә телисеңдер инде», – дип сораганда ул: «Яулык киюең, тышкы кыяфәтең, ир кешеләр белән аралашуың синең үзеңнән түгел, ә минем үземнән, минем иман ныклыгыннан тора», – дип әйтә иде. Һәм миңа тышкы кыяфәтем белән дингә килү дә җиңел булды.

Ирем – бик җаваплы кеше. «Кая барасыгыз килә, нәрсә ашыйсыгыз килә?» – дип кенә тора. Якшәмбе көнне ул минем машинага ягулык тутырып, юып, әзерләп куя. Ничек инде шундый ир артыннан бармыйсың?

Тормышым «дингә килгәнче» һәм «дингә килгәч»кә аерылды дип әйтә алмыйм. Дин һәрвакыт күңелдә булды, бу – бары тик тышкы кыяфәт ягыннан үзгәрешләр.

– Бәхет сезнең өчен нәрсә ул? Гаиләдә гармонияне ничек саклап калырга?

– Минем өчен хатын-кыз бәхете – күңел тынычлыгында. Ипотекага түләргә акча җиткерә алмаганда, күңелең тыныч булса да, бәхетле булып булмый, диючеләр булыр. Акча җиткән вакытта, муллык вакытында да, күңелең тыныч булмаса, аларның берсе дә күренми. Күңел тынычлыгын булдыру өчен хатын-кыз үзе өстендә эшләргә тиеш.

Гомумән, һәр хатын-кызның көндәлегендә аны тулыландыра, ресурсландыра торган әйберләр бар. Минем өчен ул: иптәш кызлар белән аралашу, әниләремә бүләкләр алу; балаларны йоклаткан вакытта әкиятләр укып, аларның кечкенә куллары белән мине кочаклауларыннан һәм матурланудан (массаж, маникюр һ.б.) рәхәтлек алам.

Үзебезнең гаиләдәге гадәтләрне яратам: матур шәмнәр куеп, тәмле сырганак чәйләре ясыйбыз, рәхәт мохит тудырабыз. Болар барысы да хатын-кыздан тора. Хатын-кыз юкка гына «гаилә учагын саклаучы» дип аталмыйдыр.

«Гомер кыскару – таләпләрне үтәмәүдәндер»

– Сез заманча да, шул ук вакытта ислам таләпләренә туры китереп, затлы итеп киенәсез. Моны «төренү» дип атаучыларга нәрсә дип әйтерсез?

– Аллаһы Тәгалә кешеләрне азаплар өчен бернәрсә дә уйлап чыгармаган, дип әйтәм. Аның биргән бөтен нигъмәтләре – безнең өчен. Галимнәр, әгәр дә без тиешенчә туклансак, тиешенчә киенсәк, йөз яшькә кадәр яши алабыз, диләр. Гомер кыскару – таләпләрне үтәмәүдәндер, дип уйлыйм.

Ризыкны, ашауны гына алыйк. Кешенең ашказаны өчкә бүленергә тиеш: ризык өчен, эчемлек өчен һәм һава өчен. Бөтен әйбер дә кеше өчен эшләнгән, шул исәптән яулык та. Чупа-чупска төрелгән килеш бер чебен дә кунмый, ачылган чупа-чупска чебеннәр куна. Шуның кебек, Аллаһы Тәгалә яулыкны болай гына бирмәгән. Кышын салкын тими, кызу көнне эссе бәрми. Генетик мәгълүматны үз эченә алган чәчләр дә теләсә кая коелмый. Монда бик зур зирәклек бар, болар барысы да безнең өчен.

Дини таләпләргә туры килгән күлмәкләр дә хәзер галәмәт күп. Бары тик теләк кенә, иман гына булсын.

Кешенең күңелен Аллаһы Тәгалә ача. Матур кызларыбызның күңелләрен дә Аллаһы Тәгалә ачса иде.

«Балаларны яратырга кирәк»

– Бер җырыгызда шундый сүзләр бар: «Ирдә – акыл, хатын-кызда – йөрәк». Әлеге фикер белән килешәсезме?

– Акылы булмаган хатын-кыз белән яшәве кыен, дип уйлыйм. Ирем һәрвакыт: «Йөрәк белән яшәргә кирәк», – ди. Күпчелек очракта – ир-ат төпле, гаиләне алып баручы, хатын-кыз – хисчән, бу инде – безнең табигать.

– Сез – өч бала әнисе. Балаларны тәрбияләгәндә нәрсәләргә игътибар бирәсез? Ничек уртак тел табасыз?

– Төрле хәл була. Кызым Зөләйха белән яшүсмер вакытын үттек, җиңел булмады. Бер сүз белән генә әйткәндә: балаларны яратырга кирәк. Укытучым Венера Хәсәновнаны бик ярата идем, аның гаиләсе, ире, балалары булмаса да, сүзен маяк итеп кабул итәм: «Балаларның үскәч, өзелеп-өзелеп, кайта торган бер җире булырга тиеш. Ул җир – туган йорт. Син моның өчен эшләргә тиеш», – дия иде. Мин аны һәрвакытта искә алам. Балаларыбыз өйгә һәрчак сөенеп, шатланып кайтса иде.

– Балаларыгызның татар телендә аралашуы сезнең өчен мөһимме?

– Әлбәттә, мөһим, ләкин сөйләшмиләр шул. Нәрсә белән бәйледер ул, әйтә алмыйм. Болай булса татар теле үлә, дип ярсып куям. Балаларым миңа русча җавап бирә. Ирем – Казан егете, ул русча фикерли. Балаларыбыз да русча фикерли. Мин татарча фикерлим. Өйдә мин алар белән һәрвакыт татарча сөйләшәм. Нык басым ясасам, бөтенләй күңелләрен кайтарырмын, дип куркам. Хаталар өстендә эшне оныклар өстендә дә дәвам итәрбез, Аллабирса.

«Мин – иҗади җан»

– Бүгенге көннең эстрадасын ничек бәялисез?

– Яхшы тавышлар, яхшы җырчылар, яхшы җырлар бар. Кешегә сайларга мөмкинлек бар. Тормыш ничек бара, шулай дәвам итә инде. Яратып тыңлаган җырчыларым да бар. Ләкин элекке җырчыларны, элекке җырларны тыңлау үзенә күрә бер рәхәтлек бирә.

– Яңадан сәхнәгә кайтырга уйламыйсызмы?

– Мин – иҗади җан, аны берничек тә сызып ташлап булмый. Мин, салмак кына булса да, иҗатымны дәвам итәм. Матур гына җырлар туа, мин аларны яздырам. Җырларымны үзенчәлекле, мәгънәле, диләр. Чыннан да, мин иң элек җырларның сүзләренә игътибар итәм. Гөлсәрвәр дигән автор белән эшлибез, Айгөл Вәлиуллина белән эшлибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100