Җырчы, өч бала әнисе Венера Шәмиева социаль челтәрдәге сәхифәсендә еш кына акыллы фикерләре, иманлы киңәшләре белән уртаклаша. Гади генә көндәлек вакыйгалардан да тирән мәгънә табып, виртуаль дусларына оста итеп җиткерә белә ул. Бу юлы Венера яшүсмер улы Дәүләт белән булган хәл турында бәян иткән, шуннан нәтиҗәләр дә ясаган. Килешерсезме икән?..
«Кемдер игътибар да итмәс иде, ә миңа тәэсир итте улымның сүзләре... Сүзләр генә түгел, бу – чын-чынлап матур формалашып килүче яшүсмер малайның тормышка карашы, булачак шәхеснең яшәү позициясе иде.
Бүген Дәүләткә Кытайдан озак кына көткән «посылка»сы килде. Хыялланып, бөтен өйне яңгыратып сөенде инде ул аңа. Мин укырга китеп барганда да шул «бутсы»ны (футбол өчен аяк киеме) киеп, туп тотып, көзге каршында бөтереп калды. Янында аяк киеме төрелгән пакет, каптан чыккан кәгазьләр ята иде. «Улым, боларны җыеп ташла, яме», – дип чыгып киттем.
Көне буе өйдә булмадым. Мин кайтып кергәндә, кәгазь-пакетлары һаман да шунда ята иде.
«Улым, бит сиңа боларны ташларга кушкан идем», – дигәнгә, Дәүләт, кәгазь-пакетларны җыя-җыя, болай дип җавап бирде:
– Куркыныч нәрсә юк, әнием, аның каравы, мин су алып кайттым, – дип елмайды.
Күзем идәнгә төште. Анда бишәр литрлы ике шешә су тора иде.
Ирексездән, балачакта мин шушы хәлгә эләксәм, нәрсә дип җавап бирер идем икән? «Әни, гафу ит, хәзер!» – дип җыя башлар идем, дип уйлап куйдым.
Ирем кайткач, аңардан дә сорадым. Ул да: «Ой, оныттым!» – дип җавап бирер идем, мөгаен, ди.
Бу яшьләр башка-а-а хәзер, сөбеханАллаһ. Мине дә тынычландырды, гаепле кеше булып калмыйча, үзенең сүзен дә өстен калдырды (су алып кайткан бит!).
Бәхетле генә булсыннар, фәрештә валчыкларым», – дип язган җырчы.
Фото: Венера Шәмиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән