Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиева дингә килүе турында...

Җырчы социаль челтәрләрдә еш кына тирән мәгънәле, зирәк фикерләре белән уртаклаша. Виртуаль дусларының дингә, Рамазан аена кагылышлы сорауларына да бик теләп җавап бирә.

news_top_970_100
Венера Шәмиева дингә килүе турында...
Салават Камалетдинов

Бу юлы ул үзенең дин юлына ни рәвешле кереп китүе турында язган.

“Син ничек дингә килдең?” – дигән сорауны еш кына бирәләр миңа. Бу сорауга: “Аллага шөкер, Аллаһ Тәгаләм мине сөекле колларыннан күрергә теләде, шуңадыр”, – дип җавап бирәсем килә...

Ястү намазын укый башлаганыма унбиш елдан артык вакыт узып киткән, биш вакыт намаз укыганыма – сигезенче ел, яулык япканыма – бишенче ел… Аллаһыма сыенып, әкрен генә, ләкин артка борылып карамаслык, ныклы адымнарым белән Аллаһыма барышым...

Алда әле зур хыялым – Олы Хаҗ, теләгемнең иң зурысы – ирем, әти-әниләрем, якыннарым аша Аллаһымның ризалыгына ирешү һәм хыялларымның иң-иң зурысы – кыямәт көнендә Аның йөзен күрү.

Раббым хәерле гомерләр генә насыйп итсен”, – дип язган Венера.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100