news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиева: «Башка дин кешесенә дога кылырга ярамый»

news_top
Венера Шәмиева: «Башка дин кешесенә дога кылырга ярамый»
Фото социаль челтәрдән

«Миңа иң еш бирелә торган сорауларның берсе: «Башка дин кешесенә дога кылырга ярыймы?»

Җавап кыска: «Юк»

Кызганычка каршы…

Күптән түгел минем Самарада яшәүче дустым Лена Лысенко дөнья куйды. Эх, мөселман булса, утырып дога кыласы иде. Нинди яхшы кеше иде ул! Ләкин…

Ислам дине тарихында Нух галәйһиссәламнең улы, Ибраһим галәйһиссәламнең әтисе Ислам динен кабул итмиләр, шуңа күрә пәйгамбәрләребезгә якыннары өчен дога кылу рөхсәт ителми.

Һәм хәзер минем иң мөһим фикеремне әйтәсем килә.

Кызлар! Кемнәрнең гаиләләрендә катнаш никахлы, төрле дин тотучылар бар, бәлки үзегез дә керәшен татарыдыр, яисә якыннарыгыз арасында шундый кешеләр бардыр.

Әйдәгез, вакытында, исән чагында бу мәсьәләне хәл итик.

Үзегез турында уйламасагыз, балаларыгыз турында уйлагыз. Сез вафат булгач, аларны сезгә дога да кыла алмаслык хәлгә төшермәгез, газизләрегезне шундый борчулы утка салмагыз.

Бер динне дә тотмаган кешеләр бар, алар вафат булгач, балалары әти-әниләрен кайсы зиратка: мөселман зираты яисә христиан зиратына җирләргәме икәнлеген белмичә аптырап йөргән очраклар да бар.

Бу мәсьәләне исән чакта хәл итәргә кирәк. Мин сезгә моны куркытыр өчен язмадым. Уйланыр өчен, аяныч хәлләрдән саклар өчен, чынбарлыкны үзгәртеп, ике дөнья бәхетенә ирешү мөмкинлеген кулдан ычкындырмас өчен яздым, дөрес аңлый күрегез», – дигән Венера Шәмиева социаль челтәрдәге битендә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 апрель 2022
    Исемсез
    КУП ЕЛЛАР БЕР БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БЕРГЭ ЭШЛЭГЭН ХЭМ АРАЛАШЫП ЯШЭГЭН ДУСТЫМ
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар