Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиева ата һәм ул мөнәсәбәтләре турында: «Ат таен тибеп үтерми»

news_top_970_100
Венера Шәмиева ата һәм ул мөнәсәбәтләре турында: «Ат таен тибеп үтерми»
Фото: Венера Шәмиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Венера Шәмиеваның социаль челтәрдәге сәхифәсендә киңәшләр, изгелек кылу, ир белән хатын мөнәсәбәтләре, дин турындагы сорауларга җаваплар бар. Чираттагы видеосында ул хатын-кызларга ата улын тәрбияләгәндә тыкшынмаска киңәш итә.

- Кызлар, бер әйбер белән бүлешеп китмәкче була. Менә улым Җәлил белән Рөстәм (ире) эшли. Мин өйдә, сөйләшүләрен ишетеп торам. «Кая киттең, анда барма, болай итмә», – дип гел кисәтү, кычкыру. Без әниләргә моны ишетүе, аңлавы кыен. Әниләр «песием» дип торгач, әти кешеләрнең балаларын тәрбияләве безгә сәер тоела. Балаларны жәллибез, тыгылабыз, ирләр белән бәхәскә керәбез.

Шуңа әйтәсе сүзем бар. Ат таен тибеп үтерми. Әни кешенең мәхәббәте белән әтинеке бертөрле булырга тиеш, дип уйламагыз. Әти кешенеке икенче төрле чагыла ул. Әгәр дә ирегез баланы эшләргә өйрәтә, каты бәрелә, кычкыра икән. Булсын! Өйрәнү авыр булса, тормышта җиңелрәк булыр. Тормышта беркемне дә «песием» дип тормыйлар.

Әни кешенең улларын тәрбияләүдә үз роле – ул алар белән йомшак булырга тиеш. Әти кешенең – икенче төрле. Шуңа күрә кызганмагыз аларны. Андый очракта, мин кереп китәм. Әллә ни азапланмыйм. Кофе эчәм, 1-2 бит булса да китап укып, эшемне карап алам. «Теләсә нишләгез», – дип китәм дә барам.

Аннары, карыйсың, алар инде үзара аңлашкан була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100