Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Шәмиева: «Бер кешенең смс хәбәрен рөхсәтсез икенче кешегә җибәрергә ярамый»

news_top_970_100
Венера Шәмиева: «Бер кешенең смс хәбәрен рөхсәтсез икенче кешегә җибәрергә ярамый»
Җырчының шәхси сәхифәсеннән

Җырчы Венера Шәмиева блогы файдалы киңәшләр, акыллы фикерләр, дин турындагы сорауларга ачыклык кертүе белән аерылып тора.

Бу юлы ул сәхифәсендә мессенджерларда таратыла торган хәбәрләр турында язган.

«Гомеребездә бер генә тапкыр булса да сезнең белән мондый хәл булмый калмагандыр: бер кеше белән смс язышканда, ул сиңа икенче бер кешенең смс хәбәрен җибәрә.

«Нәрсәсе бар соң аның, әллә ни ярамас нәрсәләр әйтелмәде бит?» – диючеләр булыр. Нәрсәсе БАР, кызлар.

Безгә «бернәрсә юк» булып тоелса да, кеше белән кеше арасында сөйләшенгән сүз – ул ике кеше арасында сөйләшенгән сүз, ул – ике кеше арасында гына калырга тиешле нәрсә. Анда өченче кешегә урын юк, чөнки ике кеше арасында сөйләшкән сүз ул – амәнәт, һәм Кыямәт көнендә, Аллаһы Тәгалә каршында, бу гамәлебез өчен җавап тотачакбыз.

Күз алдыгызга китерегез, әгәр дә ике кеше арасында сөйләшенеп, өченче кешегә җибәрелгән смс хәбәр (иң җаваплысы – тере тавыш белән яздырылган хәбәр – «голосовое сообщение») шул өченче кеше хакында булса. Ә тискәре мәгълүмат, күңелсез нәрсәләр булса...

Шуны әйтеп үтәргә кирәк, бары тик информацион мәгълүмат та, хәбәр яисә «тавышлы хәбәр» хуҗасы рөхсәте белән генә җибәрелергә тиеш, һәм кемгә җибәреләсен килешеп. Анысы да мөһим.

Бу скриннарга да кагыла, логика буенча аңлыйсыздыр.

Ир белән хатын аерылыша, дус белән дус, күрше белән күрше, туган белән туган аралары бозыла, бик кызганыч.

Бу мәгълүмат кем өчендер ачыш булса, тәүбә истигъфар итәргә була», – дип аңлатып биргән бу теманы Венера ханым.

«Минем өчен бик кирәкле, яңа мәгълүмат», «Бик зур рәхмәт. Белер-белми кылган гөнаһларны Ходай кичерсә иде», – дип язганнар комментарийларда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100