Венера Иванованың зур гаиләсе утыргач, диван ишелгән
ТНВ каналындагы "Таяну ноктасы" тапшыруы алып баручысы Венера Иванова (Аитова) әбисенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм иткәндә диван ишелгән. Бу хакта ул Инстаграм битендә язган.
"Туганнарың күп булсын! Ахыр чиктә диван чыдамады, ишелде.
Хәер, 90 яшьлек юбилейда диван да җимерелмәсә, нинди бәйрәм була инде ул?!
P.S. Рәхмәт сезгә, дусларым, ихлас котлауларыгыз өчен. Әбиемә барысын җиткерермен. Мондый активлыктан соң әбиемнең юбилеена әзерләгән "90 яшькә җитү серләрен" бүлешми булмас", - дип язган Венера Иванова.