Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Ганиевага кем “мамочка” дип эндәшә?

Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваны шәкертләре яратып “мамочка” дип йөртә.

news_top_970_100
Венера Ганиевага кем “мамочка” дип эндәшә?
– Быел бик тә истәлекле ел булды. 29 август көнне миңа Россия Президенты Владимир Путин указы белән Мактау Грамотасы бирелде. Россия Президенты бүләген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан кабул итеп алдым, - дип сөйләде Венера Ганиева “Татар-информ”га. – Һәрбер хезмәт кешесе өчен, нинди генә өлкәдә эшләвенә карамастан, хезмәтен күреп, бәяләү – ул бик зур шатлык, куаныч. Алга таба да исән-сау булып эшләргә язсын. Мактаулы исемнәрем бик күп. Иҗатымның беренче этабы опера театры белән бәйле иде. Опера театрында да хезмәтем нәтиҗәле булды. Яраткан партияләремне җырладым. Аннан соң инде Мәдәният һәм сәнгать университетында белем бирүемә дә 20 ел, остаз ролен үтим. 36 ел туплаган тәҗрибәм белән уртаклашам. чөнки Татар эстрадасында минем шәкертләрем бик күп. “Кем укучысы? - Венера Ганива укучысы” дип горурланып сөйли үзләре дә. Алар мине яратып, “мамочка” дип йөртәләр. Минем остазлык этабым да бик нәтиҗәле. Шәкертләрем белән горурланам, алга таба да үссеннәр, зәвыкле, затлы җырчылар булып, затлы репертуарлар сайласыннар иде. Бүгенгә кадәр минем йөземә кызыллык китермәделәр. Шәкертләрем Татарстан сәнгатен, мәдәниятен үстерүдә үзләренең хезмәтләрен күрсәтсенннәр иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100