news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Венера Ганиевадан ире Камилнең картаю сәбәбен сорыйлар

Татар эстрадасы йолдызы, күпсанлы мактаулы исемнәр иясе Венера Ганиева ире Камил әфәнде Фәйзрахманов белән төшкән фотосын инстаграмга элде.

news_top
Венера Ганиевадан ире Камилнең картаю сәбәбен сорыйлар
Венера Ганиеваның 40 меңнән артык язылучысы бар. Шуларның берсе "Камил абый ник шундый картайган?" дип сорап язган. Җырчының моңа җавабы: "60 ны узгач яшәреп булмый шул, чәчләр агара, җыерчыклана битләр".

Бу сорауны ошатмыйча, Венера Ганиеваның башка инстадуслары сорау бирүчене шелтәли башлаганнар. "Яшь барган саен кеше картая. Сез дә картаячаксыз. Беркайчан да кеше картайган дип әйтмәгез". "Шундый юләр сүз, юләр сорау, юләр комплимент! Аңламыйм! Бу дөнья да олыгая барган саен яшәргән берәр кешене күрсәт әле", дип язучылар бар.


#БезБугенЮбилейда

Публикация от Винера Ганеева (@vinera_ganeeva_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар