Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Ганиева: «Тормыш дәвам итә»

Венера Ганиева Илнар Мирановның концертында җырлавы хакында язган.

news_top_970_100
Венера Ганиева: «Тормыш дәвам итә»
vinera_ganeeva_official

«Менә бүген дә җырладым. Ә нигә мин җырламаска тиеш? Камил мине күреп, карап тора, җырла, матурым, ди», — дип яза җырчы.

Икенче постында җырчы «традицион прогулкасының» видеосын элгән һәм «тормыш дәвам итә!» дип язган.

«Илнар Мирановның концертында җырладым. Бик әйбәт узды. Иртән кошларыма ризыклар бирдем. Сыйландылар. Хәзер инде менә чыршыда сайрашып утыралар рәхмәт әйтеп», — дип сөйли Венера Ганиева.

Җырчының ире вафатыннан соң шат тавыш белән сөйләшкәнен күрмәгән дуслары бик куанган.

«Венера апа, сез бит көчле ханым, Аллаһ Тәгалә яраткан кешесенә сынаулар бирермен дигән, сабыр булыгыз», — дип теләгән укучылар.

«Венера ханым, халык белән булырга кирәк сезгә күбрәк. Ялгызлык бетерә кешене»,

«Венера Әхәтовна, ягымлы тавышыгызны ишетеп шатланабыз»,

«Акрынлап яши башлаганыгызга бик шатмын».

«Сезне елмаюыгыз бик күңелле!» — дип яза инстадуслары.

Бер укучы исә киңәш биргән: «Венера Әхәтовна, нык булыгыз. Менә элеккедән әбиләр әйтәләр иде авылда беркайчан янәшә өегез каршында нарат, чыршы агачларын утыртмагыз дип. Ишегалды, бакчада ярамый, якын кешеләрдән аералар алар сезне дияләр иде. Әгәр дә сез әби-бабайлар ырымнарына ышансагыз, тиз арада юк итегез. Яратмассыз әйткәнемне, тик әйтәсем килде сезне яратканга»,

«Винера ханым, мин дә сезнең хәлдә. Мин дә бер атна эчендә иремне югалттым шушы килеп чыккан яңа чирдән. Аяз көнне яшен суккан кебек булды. Һич кенә дә рәткә керә алмыйм бит әле. Ул гына тугел, аның артыннан шул ковид чире белән үзем дә, кызым да бик авыр яттык. Сезнең хәлегезне аңлыйм. Аллаһ Тәгалә барыбызга да сабырлыклар бирсен. Мәңгелеккә киткәннәрнең урынын оҗмахта итсен. Сез кеше арасында булгач, җиңелрәк булыр, Аллаh бирса. Миңа кыенрак, мин бик чыгып йөри алмыйм, күрүем начарланды шул. Укый, яза да алмыйм, кул эше дә тотып булмый»,

«Венера ханым, шул кадәрле зур йортта берүзегез нишләп бетәсез инде?» — дип сораган берсе.

«Яшим! — дип җавап биргән Венера Ганиева. - Эш табыла ул. Камил өебезне бик яратты. Аның эшләрен дәвам итәм. Тиздән кар эреп бетәр, чәчәкләрне, үләннәрне карармын, сулар сибеп үстерермен».

Бу ханымны калганнар тәнкыйтьләгән, тәрбиясезлектә гаепләгәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100