Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Ганиева Ренат Галиәскәрнең туенда оялып куйган: «Кешенең күзләреннән үк аңлыйм»

news_top_970_100
Венера Ганиева Ренат Галиәскәрнең туенда оялып куйган: «Кешенең күзләреннән үк аңлыйм»
Салават Камалетдинов

Тапшырулар алып баручы Венера Аитова, Ренат Галиәскәрнең туена килгән җырчы, Татарстанның халык артисты Венера Ганиевадан бәхетле гаилә формуласын әйтүен үтенгән. Җырчы фикеренчә, аның формуласы бик гади.

«Мин инде яшьләргә дә шушы теләкләремне җиткердем. Бәхетле гаиләнең формуласы бик гади – ул мәхәббәт һәм тугрылык. Шушы сыйфатларга тәңгәл булып яшәсә, гаилә, һичшиксез, бәхетле булачак.

Ренатның хәләл җефетен күреп, бик ошаттым. Мин бит психолог, кешенең күзләреннән үк нинди булуын аңлыйм. Андагы мөлаемлек, сабырлык, нәзәкатьлелек. Шуның кадәрле күңелемә хуш килде кәләше. Мин Ренат өчен бик шат. Мин беләм: Айгөл ышанычлы кулларда. Ренат та ягымлы, чын татар хатын-кызларына хас сыйфатларга ия булган кызга өйләнде. Айгөлнең күзләре дә нурлы, икесен дә кочаклап үбәсем килгән иде, оялдым гына», – дип сөйләгән Венера Әхәтовна Венера Аитовага.

Ренат Галиәскәрнең өйләнүе турында биредә язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100