Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Ганиева Инстаграмга ире Камил турында шигырь куйган

Шигырьнең авторы - Гөлнур Галимова.

news_top_970_100
Венера Ганиева Инстаграмга ире Камил турында шигырь куйган

Юлга ап-ак карлар яуган иде,

Иске елның соңгы көннәре,

Ник калдырып киттең мине, җаным,

Синнән башка сөйим кемнәрне?


Бер мизгелдә бар да юкка чыкты,

Камилләрдән камил Камилем,

Син үзең дә кояш кебек идең,

Нурлар булып калдың, кадерлем.


Бик юксынам сине

Күңел ышанамы? Юк.

Син җанымда минем — үлмәдең,

Син бит әзле килгән Яңа елны,

Яңа бәхетләрне күрмәдең.


Синең кочагыңда эреп-эреп китеп,

Йокыларга килә китәсем,

Ничек кенә түзәр икән йөрәк,

Синсез каршыладым кышның иртәсен.


Шундый суык, җаным өши минем,

Синсез өшим, синсез туңам мин,

Хәзер инде былбыл кошлар булып,

Бер ялгызым талга кунмам мин.


Артка борылып карарсың да,

Мин булырмын сине сагынган,

Бердәнберем минем, мәхәббәтем,

Бары мин ул син дип табынган.


Винера Ганиеваның аккаунтын укып баручылар кайгы уртаклашып яза.

«Урыны оҗмахта булсын абзыйның».

«Винера апа, үзегезгә бикләнмәгез, кеше арасына чыгыгыз, мәчеткә барыпмы, өйдәме дога кылыгыз».

«Егерме ел сагынам, егерме ел елыйм… Егерме ел көтәм… Кайтмады, кайтмый, кайтмаячак… Төшләрдә күреп кенә юанам. Бик авыр көннәрең, Венера! Сабырлык телим!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100