news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Венера Ганиева 32 яшендә төшкән  фотосын күрсәтте

Җырчы "Инстаграм"га "Зәңгәр шәл" спектаклендә Мәйсәрә ролен уйнаган фотосын элде

news_top
Венера Ганиева 32 яшендә төшкән  фотосын күрсәтте
Татарстанның халык артисты Венера Ганиева инстадусларына 32 ел элек төшкән сурәтен күрсәтте. 
 
Җырчыга хәзер 64 яшь, димәк, бу фотога төшкәндә аңа 32 яшь булган. 
 
Венера Ганиеваның биографиясеннән билгеле булганча, ул 1987 елда Камал театры сәхнәсендә Кәрим Тинчуринның легендар "Зәңгәр шәл"ендә төп рольне башкара.

 

Ул чакта Мәйсәрәнең сөйгәне Булат ролен Әсхәт Хисмәт уйный. 
 
Фото астына җырчының инстадашлары байтак фикерләр калдырырга өлгергән. "Сез шундый матур, Венера Ахатовна!" дигәненә ул: "Сез шулай уйлыйсызмы? Мине ул заман критиклары "ямьсез", "ябык" дип сүгә иде дип җавап биргән Венера Ганиева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар