Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Бикеева: “Мин Илһам Шакировка 17 яшемдә гашыйк булдым, ирем янында да аны яратып яшәдем”

1950-80 елларда Советлар Союзының байтак кызлары Илһам Шакировка гыйшык тотып йөри. Шуларның берсе Венера Бикеева җырчыга 17 яшендә гашыйк булып, аны гомер буе яратып яшәгән. Әбекәйнең тарихын 2016 елда Александр Долгов төшереп алган.

news_top_970_100
Венера Бикеева: “Мин Илһам Шакировка 17 яшемдә гашыйк булдым, ирем янында да аны яратып яшәдем”

“Илһам Шакиров – минем якын кешем, - дип сөйли Венера әби. – Ул безнең Яңа бистәдәге 35нче мәктәпкә җырларга килә иде. Сайлау концертларында катнашты. Аңа бөтен кеше гашыйк иде. Мин бигрәк тә. Кешегә әйтмичә елап йөри идем.

Бервакыт Тукай урамындагы 90 йортта урнашкан Мехчылар клубына билет бирделәр. Бардык. Элек бит ак вальс модада иде. Бөтен кызлар егетләрне биюгә чакыра. Бер мин басып торам. Сул ягыма борылып карасам, Илһам Шакиров. Ул да ялгыз. Шундый күңелсез үзе, кәефе юклыгы күренеп тора. Мин аның каршына бардым да: “Сезне биюгә чакырырга мөмкинме?” дип сорадым. Ул каршы килмәде. Бии башлагач ул: “Матур кыз, исемең ничек?” дип сорады. “Венера Бикеева” дидем.

Мин Илһам Шакировка 17 яшемдә гашыйк булдым. Шуның белән шул. Гомерем буе шул мәхәббәт белән яшәдем. Кияүгә чыктым. Ирем: “Синең кәефең юк әле, мөгаен, Илһам Шакировны уйлыйсыңдыр”, - ди иде. Менә шулай яшәдек. Мин аңа гашыйк инде, гашыйк. Хәзер миңа шалтыратып: “Илһам тегеләй-болай, колаклары мондый, борыны тегенди", - диләр”, - ди әби.

Венера Бикеевага 60 елдан соң кабат Илһам Шакиров белән күрешү бәхете елмая. Әмма ул аның белән барып исәнләшәме-сөйләшәме, бу турыда ләм-мим. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100