Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Әскәрова эше: банкларны алдап, 3 миллион кредит алган, әмма үзен гаепсез саный

Венера Әскарова эше буенча суд ахырына якынлаша. Бу хакта KazanFirst хәбәр итә.

news_top_970_100
Венера Әскәрова эше: банкларны алдап, 3 миллион кредит алган, әмма үзен гаепсез саный
KazanFirst

Казанның Совет районы суды «аквариумы»нда чуар олимпийка кигән ханым капюшонын йөзенә үк төшереп, камерадан битен яшерергә тырыша. Процессның ахырына кадәр, хәтта тәнәфесләрдә дә ул шулай, күренмәскә тырышып, йөзен кәгазь битләре белән каплап утырды. Бу – Венера Әскарова. Хатын берничә мошенниклык очрагында гаепләнә. Бу хакта KazanFirst та Аделя Рәхмәтуллина яза.

Тикшерү версиясе буенча, Әскарова, алдау юлы белән, 3 банк һәм 4 микрокредит оешмасында кредит рәсмиләштергән. Аңа Ольга Яковлева һәм Диләрә Гыйльманова ярдәм иткән. Алар инде шартлы рәвештә 3 елга хөкем ителгән. Ә Әскарова 2019 елда суд карарын яңгыратыр алдыннан юкка чыга – ул вакытта аны гомуми режимдагы колониягә 3,5 елга хөкем итәләр.

Әскарова качып йөргәндә, адвокаты хөкем карары белән риза булмыйча, жалоба бирә, һәм Югары суд аны гамәлдән чыгара.Ә хәзер Әскарова эше кабат карала.

 

Фото: © KazanFirst

Тикшерү версиясе буена, җинаятьчел эшчәнлекне Әскарова әле 2017 елда ук башлый. Эшкә урнашу һәм хезмәт хакы турында ялган документлар белән ул автосалоннарга мөрәҗәгать итә (шул исәптән, «ТрансТехСервис»ка да) һәм машиналарга кредит рәсмиләштерә. Кредит оешмалары мәгълүматны тикшерү өчен, аның «эш урынына» шалтыраткач, Әскәрованың инде телгә алынган «хезмәттәшләре» аның, чынлап та, оешмада озак вакытлар эшләве һәм югары хезмәт хакы алуы турында сүзне раслыйлар. Аннары алар сатып алган машиналарны сатып җибәрә. Зыян күргән як булып, «РН Банк», «Энергобанк», «Юникредит Банк», «Быстроденьги», «Касса №1», «ЭкспрессДеньги» һәм «СрочноДеньги» чыгыш ясый. Гомуми зыян 3 млн сумнан артык.

Венера Әскәрова хәзер СИЗОда утыра, әмма үзе моның белән риза түгел. Ул үзен иреккә җибәрсеннәр өчен хәтта китергән зыян күләменнән 2 тапкыр зуррак сумма – 6 млн сум залог бирергә әзер. Ләкин файдасыз: суд аны тагын 3 айга рәшәткә артында калдырды.

Чираттагы суд утырышында Әскәровадан сорау алдылар. Ул үзенең бары тик 2 эпизодка гына катнашы барлыгын сөйли. Яковлева белән 2 очракны таный (600 мең һәм 700 мең сумга), ә Гыйльманова белән бер элемтәсе дә булмавын әйтә. Яковлева белән булган очракта да үзен бары тик аны вакытында туктата, үгетли алмавы өчен генә гаепле саный. Имеш, танышы аңа Яковлева белән бергә автосалонга барып кайтырга тәкъдим иткән (монда бер криминал да юк). Әскәрова үзен алдау эшенә катнаштыруларын белмәгән дә.

 

Фото: © KazanFirst

Әскәрова үзенең гаебен өлешчә тануын әйтсә дә, үзенә ташланган гаепләүне кире кага. Ләкин аны ярдәмчесен кире уйларга үгетли алмаган өчен гаепләмиләр, ә бәлки «Төркем белән зур күләмдә мошенниклык кылган өчен» маддәсе буенча хөкем итәләр. Моның өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Әскәрова үзенең җавапларында да бутала: башта ул дусты Яковлеваның законсыз гамәлләре турында җинаять эше кузгаткач кына белүен әйтә. Соңыннан, икенче машинаны алганда, инде алдау белән шөгыльләнүләрен аңлавын сөйли.

Суд тикшерү эшен тәмамлады, 14 мартта ике як арасында фикер алышулар башланачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100