Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Аитованың улы Кыш бабайны шаккаттырган

news_top_970_100
Венера Аитованың улы Кыш бабайны шаккаттырган
Фото: Венера Аитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Телетапшырулар алып баручы Венера Аитова улларының «утренник»ларында булган. Ул бәйрәмдә алган хис-кичерешләре белән бүлешә.

– Балалар бакчасында башта Гаязның, аннары Гомәрнең «Чыршы бәйрәме» узды. «Җил чәчәге» чыгу сәбәпле, репетицияләрдә булмасалар да, шигырьләрен өйрәнеп килде бәбкәләрем.

Гаяз әзерлекле, күтәренке булып килгән җирдән… Кыш бабайдан шулкадәр курыкты, башта якында утыручы дустына, аннан миңа сарылды, кабат янына да якын килмәде, хәтта шигырен дә шыпырт кына Кар кызына сөйләде. Ничек кенә хәзер Кыш бабайга мәхәббәтне кайтарырга икән?

Гомәрнең группасында да бәйрәм искитмәле җылы, рәхәт узды. Гомәргә бүләкләр өләшкәч, дусты белән кире Кыш бабайга илтеп, «рәхмәт, безнең өйдә бүләкләр бар инде» диделәр (төшерергә өлгермәгәнмен). Шаккатты Кыш бабай! «Елына күрә балалары да төрле, мондыйны күргән юк иде әле», – диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100