news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Венера Аитованың әнисе: «Эш бетми ул, кайтканыңны көтеп тора!»

news_top
Венера Аитованың әнисе: «Эш бетми ул, кайтканыңны көтеп тора!»
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Танылган телетапшырулар алып баручы, журналист Венера Аитова әнисе белән рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә кофе эчкән.

Әнием, карале, авылда яшәгәндә «көпә-көндез эше беткән кеше кебек утыру» дигән комплекс бармы әле синдә?

– Мин хәзер бөтенләй комплекссыз.

Ничә яшьтә бетә ул?

– 65 яшьтә дә рәхәт. 60та да рәхәт. Пенсиягә чыккач, сәгатькә карамыйча вакытны үзең контрольдә тоту – иң рәхәт вакыт. Бөтен эшеңне ташлыйсың да бер эшең дә юк кебек чыгып китәсең. Аннары кайтасың да калган эшеңне дәвам итәсең...

Эш бетми?

– Беркайчан да бетми, кайтуга бетеп куйганы юк.

«Иң кызыгы: әнием безне башкача тәрбияләде. Хәзер: «Эш бетми ул, кайтканыңны көтеп тора!» – ди.

«60+ дә карашыңны үзгәртә алу, үзеңнән көлә белү сәләте, ялгышларны тану, мизгелдән тәм табарга яратуы – миңа үрнәк!

Рәхәтләнеп, көлешеп, бакчага чыгып, кофе эчеп утырган чаклар шушында истәлеккә калсын әле», – дип яза журналист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар