news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Венера Аитовадан үрдәк ите белән җылы салат рецепты

news_top
Венера Аитовадан үрдәк ите белән җылы салат рецепты
Фото: Венера Аитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Телетапшырулар алып баручы Венера Аитова социаль челтәрдәге сәхифәсендә үрдәк ите белән җылы салат рецептын тәкъдим итә.

Ингредиентлар: үрдәк ите, алма, яшеллек, черри помидоры, яңа өзелгән кыяр, авокадо, әфлисун, кешью чикләвеге, лимон согы.

Үрдәкнең түш итен турарга, ике ягын да кыздырырга, шунда ук алма турап салырга.

Аннары тәлинкәгә яшеллек салырга һәм барлык ингредиентларны чиратлап таратып өстәргә. Үзегез теләгән соусны салырга була.

Тиз һәм тәмле җылы салат ясап якыннарыгызны сыйлый аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар