Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Аитовадан нарат күркәсе кайнатмасының ике төрле рецепты

Кайнатма балалар өчен мунчадан соң файдалы, ди яшь әни.

news_top_970_100
Венера Аитовадан нарат күркәсе кайнатмасының ике төрле рецепты
https://www.instagram.com/venera_aitova_official/

1.Нарат күркәсеннән кайнатылмаган варенье өчен наратның яшел күркәсен яхшылап юарга, боҗралап турарга һәм 1/1 исәбе белән бал белән болгатырга.

Банкага бал белән күркәне чиратлаштырып та тутырырга була. Вареньены суыткычта сакларга, 2-3 көн болгаткалап торырга кирәк.

2.Яшел күркәләрне яхшылап юарга, бер сәгатькә суда калдырырга да мөмкин.

1 кг күркәгә 1,9 кг шикәр комы, 1 литр су кирәк булачак.

Суга шикәр комының яртысын салып ширбәт ясарга, аннары күркәләрне салырга һәм куерганчы 1-2 сәгать кайнатырга. Соңыннан калган шикәр комын салып болгатырга. Кайнатма суынгач банкаларга тутырырга.

Авырганда, аеруча балалар (аденоидлар белән интегүчеләр өчен дә шәп диләр!) өчен мунчадан соң файдалы һәм тәмле дә әле!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100