Телевидение журналисты Венера Аитовадан дәмләмә рецептын тәкъдим итәбез.
Дәмләмә пешерү өчен ингредиентларны эре итеп турарга кирәк.
Казанның төбенә: туралган үрдәк ите тезәргә (индоүрдәк, авыл тавыгы белән дә тәмле чыга), тоз, борыч, суган, кишер, бәрәңге, янә тоз-борыч, туралган кәбестә, укроп (кем нинди яшеллек ярата), дәфнә (лавр) яфрагы.
«Өстен ябып 10 минут кызу утта, аннары сүрән утта 40 минутка пешерәбез. Үз согында мәмрәп пешә ул. Пешереп карагыз әле!», — дип язган журналист.