Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Аитовадан «Бәйрәм» торты рецепты

Камырга чикләвекләр һәм кишер салына.

news_top_970_100
Венера Аитовадан «Бәйрәм» торты рецепты
https://www.instagram.com/venera_aitova_official/

«Татарстан — Яңа гасыр» телеканалы журналисты Венера Аитовадан чикләвекле һәм кишерле бәйрәм торты рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 4 йомырка, 120 грамм шикәр комы, 40 грамм сыек май, 100 грамм он, 7 грамм көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 3 грамм дарчин (корица), 3 грамм мөшкәт чикләвеге, 100 грамм әстерхан чикләвеге (блендерда вакларга), 100 грамм кишер (блендерда вакларга).

Духовкада 170 градуста якынча 40-45 минут пешә.

Крем өчен: 150 грамм шикәр оны (сахарная пудра), 70 грамм йомшарган атланмай, 270 грамм эремчекле сыр (гади авыл эремчеге дә мөмкин), 1 аш кашыгы лимон согы, 1 бал калагы ванилин.

Бисквитны суытырга, урталай кисәргә. Аның уртасына һәм өстенә крем ягарга. Әзер тортның өстен үзегез теләгәнчә бизи аласыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100