Венера Аитова улына энекәш алып кайткан
Яшь гаиләнең уллары матур даталарда туган.
«Татарстан — яңа гасыр» каналында «Таяну ноктасы» тапшыруының элеккеге алып баручы Венера Аитова бүген икенче тапкыр әни булган. Ул Гомәр улына энекәш алып кайткан.
«Бездән бәхетле кеше юк бүген», — дип язган ул үз сәхифәсендә.
Бала 3836 грамм авырлыкта, буе 53 см.
Инстачылар һәм дуслары Венера белән Динарны гаиләләре ишәюе белән котлап матур теләкләр язган.
«Улларыгыз матур даталарны сайлый белә», — дип язган дуслары. Яшь гаиләнең олы уллары Гомәр 19.09.19 да туса, кече уллары 21.09.21 датасын сайлаган.