news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Венера Аитова өченчегә әни булды: «Сине зур гаиләбез белән зарыгып көттек»

news_top
Венера Аитова өченчегә әни булды: «Сине зур гаиләбез белән зарыгып көттек»
Фото: Венера Аитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Телевизион тапшырулар алып баручы Венера Аитова шушы көннәрдә өченчегә әни булган иде. Алар гаиләсендә, ике малайдан соң, кыз бала дөньяга аваз салды. Инде әни белән сабыйны бәби тудыру йортыннан өйгә дә чыгарганнар.

«1+1= 5. Кызым, син – 150 елга бер килә торган җылы матур көз бүләге. Сине бөтен зу-ур гаиләбез белән зарыгып көттек. Абыеңнар яныңнан китә алмый, әтиең кызы икәнен әйтеп тә торасым юк, туганыңа берничә көн генә булса да, ничек синсез элек яшәгәнебезгә шаккатабыз.

Йөклелек чорым искиткеч булды. Сине берничә сәгать эчендә тапкым. Беренче көннәрдән үк синең янәшәңдә кайгыртучан табиблар булды, син бик бәхетле сабый, кызым. Республика клиник хастаханәсенең барлык ак фәрештәләре алдында баш иям. Мең рәхмәт сезгә! Сез иң яхшылары!

Аллаһка хисапсыз шөкер дигән уйлар белән, ниһаять, өйгә кайтып киттек», – дип яза ул бу хакта үзенең сәхифәсендә.

Фото: © Венера Аитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар