Венера Аитова нинди курчак булыр иде?
Журналист ике фото арасыннан матурын сайлауны сораган.
Журналист Венера Аитова үзенең ике фотосын куйган. Берсе табигый, ә икенчесе мультфильм персонажы сыман ясалган. Ул виртуаль дусларына иң матурын сайлауларын сораган.
«Әгәр курчак булсам. Менә бер мульт-персонаж белән дә ассоциация юк бит әле», — дип язган ул.
Инстачыларның күбесе ике фотоны да ошаткан.
«Икенчесе, әлбәттә, табигый»;
«Икесе дә үзенчә матур. Портретка»;
«Беренчесе таш курчак. Аллаһы Тәгалә биргән матурлык, иң җылы матурлык»;
«Бигрәк матур кыз инде син, Венера»;
«Бик матур курчак», — дигән комментарийлар да бар.