
Бүген иртән, «ТНВ»ның яңалыклар хезмәте продюсеры Радик Фәрхуллин 49 яшендә көчле авырудан соң вафат булган, дигән кайгылы хәбәр килде.
Телетапшырулар алып баручы, журналист Венера Аитова социаль челтәрдә хис-кичерешләре белән уртаклашкан
«Нинди кешеләр китә... Әле яшәргә дә яшәргә иде бит! Тыныч йокла, Радик... Урының җәннәт түрләрендә булсын», – дигән ул.
Радик Фәрхуллин белән бүген хушлашалар.
Радик Фәрхуллин 2003 елның июненнән телевидениедә хезмәт юлын башлый. Ул Идел буеның беренче спутник телеканалы «Яңа гасыр» («ТНВ») коллективына кабул ителә.
2005 елда «Яңа Гасыр» телеканалы генераль директоры Радик Фәрхуллинны рус телендәге мәгълүмати программалар дирекциясенең баш мөхәррире итеп билгели. 2012 елда ул «ТНВ-Планета» телеканалының мәгълүмати программалар баш мөхәррире вазифасына билгеләнә.
2016 елдан ул «Татарстан яңалыклары»ның көндәлек яңалыклар чыгарылышларын продюсерлык итә.
Фәрхуллин ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, 2010 елда ул «Бәллүр каләм» республика журналистлар конкурсының «Журналистикада исем» номинациясендә лауреат булды.
2013 елда аны, милли телевидение үсешенә керткән өлеше өчен, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы грамотасы белән бүләкләделәр. 2023 елда, тармак үсешенә керткән зур өлеше өчен, ул «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» булды.