Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Аитова картлык турында: «Акыл өйрәтергә яратучыга әверелмәбезме?»

Журналист фильм караганнан соң уйлары белән уртаклашты.

news_top_970_100
Венера Аитова картлык турында: «Акыл өйрәтергә яратучыга әверелмәбезме?»
https://www.instagram.com/venera_aitova_official/

Журналист Венера Аитова «Секс в большом городе» фильмының дәвамы «И просто так!»ны караганнан соң инстадуслары белән уйларын уртаклашкан.

«Уйларыма батып утырам әле. Ә башта мең сорау. Без дә 50дә (60-70тә!) шундый ук булырбызмы? Ни рәвешле картаербыз?

Акыл өйрәтергә яратучы, сорамаган килеш киңәш бирергә ашыгучы #минбарысындабеләм гә әверелмәбезме? (аның өчен нинди дару эчәргә?))

Янәшәбездә дә шул ук хәзерге дуслар/туганнар калырмы? Ни өчен вакыт узу белән кайбер якын кешеләр ерагая, ә ераклар якыная?

Яшь бару белән (аеруча), һәрнәрсәдә гади чын хисләр таләп иткән күңелгә ярарлык/таянырлык кешеләр, «җан дуслар» калырмы?» һ.б.һ.б.

«Әнием 60 яшь иң шәп вакыт ул, кызым, ди! Мине шул тынычландыра! Әле дә садикка йөргән кызлары белән гөрләшеп аралашып яши».

«Әниләр ничек матур картайган, без дә шулай картаербыз инде», дип тынычландырганнар аны инстадуслары. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100