news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Венера Аитова ирен үзенчәлекле итеп туган көне белән котлаган

news_top
Венера Аитова ирен үзенчәлекле итеп туган көне белән котлаган
Фото Венера Аитованың социаль челтәрдәге битеннән

Журналист, телетапшырулар алып баручы Венара Аитова (Иванова) хәзерге вакытта декрет ялында. Ул бер-бер артлы туган ике улын  – Гомәр белән Гаязны тәрбияли. Бүген ул социаль челтәрдәге битендә ире Динарны туган көне белән котлаган.

«Синең көнең белән, бәгърем!» – дип язган ул видео астына. Видеода күренгәнчә, күпсанлы ак шарларга гаилә белән төшкән фотолар беркетелгән һәм фотога матур теләкләр язылган.

«Бәгърем, бүген – синең көн», «Безнең бәхет безнең кулда», «Мин сине яратам», «Без – сине иң нык яратучылар», «Син – иң көчлесе», «Син – иң ышанычлысы», «Гаилә бәхете» дигән сүзләр бар анда.

Матур теләкләргә Венераның виртуаль дуслары да кушылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар