Венера Аитова әбисенең җидесенә әзерләнгәндә булган күренеш турында: «Чын могҗиза!»

Танылган алып баручы Венера Аитова Нурия әбисенең җидесенә әзерләнгәндә булган хәл турында язган.
«Кичә, әбинең җидесенә әзерләнеп йөгерешкәндә, күрше Наил абый: «Өй түбәгезгә чыгып карагыз әле!» – дип шалтырата. Чыксак, ни күрик!
Ап-ак бер кош өй түбәсенә утырган да игътибар белән безне күзәтә. Берәм-берәм чыгып, озак кына шаккатып карап тордык, Флүр абый чыккач кына (аны гына көткән кебек), бу сәер ак кош киң канатларын җәеп очып китте.
Күгәрчен дисәң – күгәрчен түгел, моңа кадәр бер дә өй тирәсендә андый ак кош күргән юк иде...
Чын могҗиза! Гүя әбинең җаны безне күзәтә», – дип уртаклашкан ул.