Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венера Аитова: "Гомәрле булдык!"

Венера Аитова: "Гомәрле булдык!"

news_top_970_100
Венера Аитова: "Гомәрле булдык!"
ТНВ алып баручысы Венера Аитова бала табу йортыннан чыккандагы фотосын элеп куйган.

"Кадерлеләрем, аерым язырга өлгереп булмый әле... Рәхмәәәт һәрберегезгә шундый якын итеп, җылы ихлас теләкләр җиткерүегезгә. ГОМӘРле булдык, Ходайга мең шөкер. Табиблар, шәфкать туташлары.. РКБның һәр битараф булмаган, уникаль (!) хезмәткәрләре алдында баш иябез", - дип язган ул.

Инстадуслары Венераны чын күңелдән котлаган.

"Иң шатлыклы көн! Өчәү бергә төшкән иң беренче фотосурәт! Котлыйм! Әни булу зур бәхет ул!"
"Нинди бәхет!!! Сез һичшиксез әйбәт әти бн әни булачаксыз - ышанам. Гомәр - гомерле, сәламәт һәм бәхетле булсын".
"Бәхетле сабый булсын! Исеме жисеменә туры килсен".
"Мин бит синең малай тапканыңны төштә күрдем. Рас килгән бит. Бәхетле озын, гомерле булсын", - дигән теләкләрен җиткергән алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100